Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ: тотылган укучылар, шпаргалкалар һәм кытай теле

9 һәм 11нче сыйныфларның урак өсте кызганнан-кыза бара. БДИ һәм ТДИ дулкыны тулы куәтен алды. 9нчылар өчен – 24нче, 11нчеләр өчен 27 майда башланган әлеге период 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, каешларны ныграк буып, сабыр итәсе һәм ныклап әзерләнәсе кала.

“Ашап туймаганны ялап туймассың”, дисәләр дә, укучылар шпаргалка язмый тормый инде ул. Хәер, бу процесс – әзерлекнең бер өлеше дә бит әле. Китап укуга караганда, конспектлаган вакытта мәгълүмат башка күбрәк сеңеп кала.

Тотылсаң, бер ел көтәргә туры килә

Тик иң мөһиме – шпаргалкаң белән имтиханда тотылмаска. Әмма кайбер укучылар ут белән уйнаганын онытып җибәрә. Татарстанда имтиханнар башыннан алып хәзерге вакытка кадәр БДИ һәм ТДИ вакытында 1әр укучы имтиханнан куып чыгарылган. 11нче сыйныф укучысы математика имтиханыннан телефон белән тотылган, ә 9нчы сыйныфныкы рус теле имтиханыннан – шпаргалка белән. Бу укучыларга дәүләт сынауларын кабаттан сентябрь срокларында (бары тик математика һәм рус теле) гына тапшыра алачак. Искәрмә дә бар: 11нче сыйныф укучысы математикадан бары тик база өлешен генә тапшыра ала.

Рособрнадзор хәбәр итүенчә, БДИның беренче атнасында гына да бөтен ил буенча 141 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шул сәбәпле, аларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Иң популяр кагыйдә бозу очраклары шпаргалка, телефон һәм башка элемтә чараларын куллану белән бәйле.

Имтиханнарда видеокүзәтү системасы эшли. Онлайн режимда БДИ тапшыручыларны 2500 күзәтүче карый. Моның өчен барлыгы 100 мең камера җәлеп ителә. Әгәр күзәтүче хокук бозуны ачыкласа, бу видео – модератор, аннары имтихан тапшыру пункты хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Әлеге видеолар архивта өч ай саклана.

Имтиханны башка көнгә күчереп була

Әгәр сәламәтлеге белән проблемалары була калса, БДИ яки ТДИ тапшыручы теләсә кайсы укучы имтиханын башка көнгә күчерә ала. Тик моның өчен медицина белешмәсе булуы зарур.

– Без, беренче чиратта, әти-әниләргә балаларының саулыгына аеруча зур игътибар итүне, артык борчылу һәм дулкынлану аркасында рисклар булдырмауны сорыйбыз, – дип әйтә Рособрнадзор башлыгы урынбасары Анзора Мурзаева.

Күптән түгел генә Чабаксарда имтихан вакытында бер кызның йөрәге туктаган. Ә ул тумыштан йөрәк авыруы белән интеккән. Имтихан башланыр алдыннан, БДИны оештыручылар һәм медиклар кызга имтиханны тапшырмыйча торырга куша. Тик 11нче сыйныф укучысы моннан баш тарта.

Кытай теленнән БДИ

Бүген, 5 июньдә, Россиядә кытай теленнән беренче тапкыр БДИ тапшыралар. Имтиханның беренче көнендә укучылар язма өлешен башкара, өч көннән – сөйләм өлешен. Россиядә кытай теленнән бу сынауны 43 төбәктән 289 кеше тапшыра. Татарстанда аны Казан, Яр Чаллының өч укучысы сайлаган.



Әлеге имтихан дүрт өлештән тора: “Аудирование”, “Уку”, “Грамматика, лексика һәм иероглифика”, “Язу”. Язма өлешендә 42 бирем каралган. Сөйләм өлешен тапшырыр өчен укучыга, өч фотографиянең берсен сайлап, аны тасвирларга кирәк. Җаваплары диктофонга яздыралар.

Әлегә вузга керү өчен кытай теленнән имтихан тапшыру таләп ителми. Ләкин киләчәктә Кытай халык республикасы сәнгате, мәдәнияты, икътисады, тарихы юнәлеше буенча укырга керүчеләр өчен җитди өстенлек бирәчәк.
27 майдан башлап, 11нче сыйныф укучылары география, математика, химия, рус әдәбияты, химиядән имтихан тапшырды.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев