Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ – 2020: ПАНДЕМИЯНЕҢ ИМТИХАН НӘТИҖӘЛӘРЕНӘ ЙОГЫНТЫСЫ

6 август көнне «Татар – информ» матбугат  агентлыгында Татарстанкүләм 2020 елгы БДИ нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференция булып узды. Быелгы имтиханнар белән бәйле барлык сорауларга да ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ачыклык кертте.

«Уртача балларның кимүе һәм артуы Россия буенча да күзәтелә. Үзизоляциягә бәйле рәвештә, төгәл фәннәрдән имтиханнарга укытучыдан башка, ягъни дистанцион әзерләнү катлаулы икәне күренә», - ди Рафис Борһанов. Быел профильле математика, информатика, биология, химия һәм чит телләрдән БДИның уртача баллары узган ел белән чагыштырганда кимүен дә ассызыклап узды мәгариф һәм фән министры.

Матбугат конференциясендә, шулай ук, 2020-2021 уку елы мәктәпләрдә гадәти режимда узачагы дә әйтелде: «Яңа уку елында 1-11 сыйныф укучылары мәктәпләргә килерләр, дип көтәбез. Кабатлап әйтәм, министрлык һәм бөтен мәгариф системасы гадәти көндезге укуга әзерләнә», - ди Рафис Борһанов.

Төп мәгълүмат саннарда (Татарстан өчен):

1. Быел БДИның төп чоры 3-25 июльгә туры килде;

2. Бердәм дәүләт имтиханнарында 3 500гә якын укучы һәм 7 000нән артык мөгаллим  катнашкан;

3. 3 укучы һәм 60 оештыручының сәламәтлекләре какшау сәбәпле, БДИга кертелмәгән;

4. БДИ бирүдән 10% чыгарылыш сыйныф укучысы баш тарткан;

5. 2019 елгы БДИ нәтиҗәләренә караганда, 100 балл туплаучылар саны быел 40%ка арткан: 193 кеше бер фәннән, 17 кеше ике фәннән максималь балл җыйган.

6. Республика буенча профильле математикадан уртача балл 4,48 кимеп, 59,5 тәшкил итсә, Россия буенча - 2 баллга кимеп, 53,9 булган;

7. Информатикадан уртача балл 2,59, биологиядән 1,87, инглиз теленнән 3,42, алман теленнән 11,3а кимегән;

9. Химиядән исә уртача балл 4,59 кимеп, 59,16 тәшкил иткән, ил буенча – 1,7 баллга кимеп, 54,4 булган;

10. 2019 елгы имтиханнарда телефон һәм белешмә материаллар белән 2 укучы тотылган булса, быел 2 кеше телефон куллану һәм 5 укучы шпаргалкалар аркасында БДИдан куып чыгарылган.

Фото Татарстан Ресупбликасының Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев