Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2020: НИ ЯРЫЙ ДА, НИ ЯРАМЫЙ?

БДИ-2020 ничек узар? Битлекләр киячәкләрме, юкмы? Укучыларның температуралары тикшереләчәкме? Бу сорауларның барысына да Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов җавап бирде.

БДИ катнашучыларын коронавируска тикшерәчәкләрме?

Моны һәр төбәк үзе хәл итә. Чөнки ул эпидемиологик вәзгыятьнең нинди булуына бәйле. Ханты-Мансийскта мондый чаралар планлаштырыла. Тик укучыларны коронавируска тикшерү бары тик Роспотребназор тәкъдиме генә.

Укучыларга битлек һәм перчаткалар кияргәме?

Саклану чараларын бары тик оештыручылар гына мәҗбүри рәвештә кияргә тиеш. Роспотребнадзорның гомуми тәкъдимнәрендә дә мондый мәҗбүрилек юк. Ләкин бу карар һәр төбәккә аерым кабул ителергә мөмкин.

Мәҗбүри чаралар нинди?

Имтиханга кергәндә, һәркемнең дә тән температурасын тикшерәчәкләр. Оештыручылар арасында 65 яшьтән өлкәнрәкләр булырга тиеш түгел. Бөтен катнашучылар да бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта утырачак (ләкин бу БДИ тапшыру пунктлары артуга китермәячәк).

Әгәр укучының имтиханга кергәндә температурасы 37,2 градус булса?

БДИ тапшыру пунктларында медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Сәламәтлеккә кагылышлы карарларны да алар итәчәк. Чөнки температураның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ләкин шул ук вакытта саклану чараларын алдан күрергә кирәк. Шуңа да БДИ тапшыруның резерв көннәре арткан. Бу имтиханнарын августта тапшыручылар да вузга керә алсын өчен шулай эшләнелә.

Сынау (пробный) имтиханы кем өчен?

Ул бары тик оештыручылар өчен генә. Чөнки әлеге процедура җайланмаларыны сынап карау, видеокүзәтү, документларны чыгарту, Роспотребнадзор таләпләренә яраша алуны тикшерергә ярдәм итәчәк. Оештыручылар өчен имтихан процедурасына кагылышлы онлайн-селектор уздырылачак. Укучылар исә имтиханга беренче тапкыр 3 июльдә киләчәк.

Тәнәфесләр һәм оештыручылар өчен ял итү бүлмәсе булачакмы?

Имтиханнар өчен аерым сплит-системаларын сатып алу, су режимын саклау каралган. Аудиторияләрдә һәрчак ике оештыручы булачак. Кирәк булганда, алар чиратлашып штабка чыгып керә алачак.

БДИга җәлеп ителгән укытучылар өчен компенсацияләр булачакмы?

Бөтен оештыручыларга да закон тарафыннан расланылган компенсация түләнеләчәк. Кайбер төбәкләр өчен өстәмә компенсацияләр каралган.

Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү укучылар өчен ниндидер куркыныч тудырмыймы?

Тавыш бирү мәктәпләрдә булса да, бу укучылар өчен риск булдырмаячак. Тавыш бирү көнендә кулланылмаган битлекләр мәктәпләргә калачак (шул исәптән телеметрия системалары да). Ә 2нче июль көнне БДИ узачак оешмаларның һәрберсендә дезинфекция уздырылачак.

БДИ нәтиҗәләре буенча нинди фаразлар бар?

“Миндә фаразлар бар, тик аларны әлегә әйтәсем килми. Күз күрер”, – ди Сергей Кравцов. Аның фикеренчә, мондый вәзгыять барлыкка килүнең үзенең уңай яклары да да бар. Мисал өчен, 11нчеләрнең теге яки бу предметтан имтиханга әзерләнү вакытлары артты.

Фото Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев