Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2020: АТТЕСТАТ АЛЫР ӨЧЕН БДИ ТАПШЫРЫРГА КИРӘКМИ

Россиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) БДИ һәм ТДИ турында тагын яңалыклар җиткерде. Нинди?

Россиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 2020 елда БДИ һәм ТДИ тапшыру тәртибен аңлатты. 

Аттестатлы булу өчен имтихан кирәкми?
Быел төп һәм урта белем алу турында аттестат алу өчен БДИ да, ТДИ да тапшырырга кирәкми. Аларны еллык билгеләргә нигезләнеп, бөтен чыгарылыш сыйныф укучыларына да тапшырачаклар. Искә төшерәбез: быел ТДИ бөтенләй тапшырылмаячак.

Кемнәргә БДИны тапшырырга кирәк?

Быел бердәм дәүләт имтиханнары югары уку йортларына укырга керергә җыенучыларга гына кирәк булачак. БДИ тапшыру вакыты һаман да чигерелеп килә, төгәл кайчан уздырыла башлаячагы әлегә билгеле түгел. Шунысы билгеле: ул Россиянең бөтен өлкәләре өчен дә бер расписание буенча узачак.

Барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да БДИ тапшыру хокукына ия булачак. Укырга керү өчен кирәк булган имтиханнарның исемлеген уку йортының сайтыннан кереп карарга була.
Искә төшерик

Быел БДИ Роспотребнадзор таләпләренә нигезләнеп уздырылачак. Имтихан уздыру пунктларына кергәндә һәркемнең температурасы үлчәнәчәк, кабинетлар алдан дезинфекцияләнәчәк. Укучылар арасында 1,5 м ара калдырылачак. Иң күп кеше тапшыра торган рус теленнән БДИны 2 көнгә бүлеп уздырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев