Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2019: КӨННӘРЕ БИЛГЕЛЕ!

Яңа ел каникуллары тәмамланды, димәк, БДИ көннәре якынлашырга да күп калмый дигән сүз. Әлбәттә, 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен бу имтиханнар – төп сынауларның берсе. Тик елдагыча аларга үзгәрешләр өстәлеп кенә тора. Быел да искәрмә түгел.

9нчы сыйныф укучыларына быел аеруча нык тырышырга кирәк булачак. Рус теле буенча Төп дәүләт имтиханыннан (ОГЭ) укытучы белән әңгәмә узарга кирәк булачак. Моның өчен укучыга 15 минут вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә 3 биремне эшләргә кирәк була. Аларга текстны дөрес интонация белән уку, аннары шуның эчтәлеген сөйләү, тәкъдим ителгән фразаны тиешле урынга кую керә. Соңгы биремдә укытучының өч соравына тулы итеп җавап бирергә кирәк. Әңгәмә “зачет”, “незачет” системасы буенча бәяләнә. Кайбер укучылар аның сынау вариантын тапшырган инде.

9нчы сыйныфлар өчен ТДИ өч этапта узачак:

  • Алдан тапшыру этабы – 22 апрель – 14 май

  • Төп этап – 24 май – 2 июль

  • Өстәмә этап – 3 – 21 сентябрь


ТДИ тапшыруга гаризалар 2019 елның 1нче мартына кадәр кабул ителә.

Быел 11нче сыйныфларга математикадан БДИның база һәм профиль дәрәҗәсен берьюлы тапшырырга рөхсәт бетә. Укучыларга икенең берен сайларга кирәк була: йә профильлене, йә база вариантын. Шуңа аларның икесенә дә бер тапшыру көне билгеләнгән.

Информатикадан БДИны хәзер компьютердан тапшырып булачак.

Чит телләргә килгәндә, хәзер инглиз, француз, немец телләренә тагын берәү өстәлә. Теләк белдерүчеләр БДИны хәзер кытай теле буенча тапшыра ала.

ege.edu.ru сайтында 2019 елда ТДИ һәм БДИның төгәл расписаниесе чыккан. БДИ традицион рәвештә өч этапта узачак:

  • Алдан тапшыру этабы – 20 март – 10 апрель

  • Төп этап – 27 май – 1 июль

  • Өстәмә этап – 3 – 20 сентябрь


Имтиханнар география һәм әдәбият фәннәреннән башланып китәчәк. Сынауларны тапшыру периодларының һәрберсендә резерв сроклар бар.

11нче сыйныфта аттестат алыр өчен рус теле буенча БДИдан 24 балл җыярга, ә математиканың база дәрәҗәсеннән  “3”ле билгесе алырга кирәк (ул 5 баллы система буенча бәяләнә). Ә вузларга керү өчен рус теленнән – 36, профильле математикадан 27 балл җыю таләп ителә. Сүз уңаеннан, математиканы – 29 майда, рус телен 3 июньдә тапшыралар. Бу предметларны 650 меңгә якын чыгарылыш укучысы бирәчәк. БДИ тапшыруга гаризалар 2019 елның 1 нче февраленә кадәр кабул ителә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев