Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ: 100 БАЛЛГА ТАПШЫРАБЫЗМЫ?

БДИ. Ничек кенә тырышып әзерләнсәң дә, имтихан тапшырганда барыбер күңелне дулкынлану хисе биләп ала. Ел буе тырышып әзерләнгәннәрең мизгел эчендә онытылган сыман була. Әмма каушарга ярамый, чөнки имтихан нәтиҗәләре алдагы тормышыңа күпмедер дәрәҗәдә тәэсир итә, шуңа күрә бу сынауны лаеклы узарга кирәк. Ә имтиханны  100 баллга тапшырыр өчен нишләргә соң? Бу хакта БДИда иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне тыңлыйк.   

Ләйлә Гыйльманова, Казанның 169 мәктәбен тәмамлаган. Рус теленнән БДИны 100 баллга тапшырган.

«БДИ вакытында бик каушадым. Имтиханны 100 баллга бирермен дип уйламаган идем, инша өлеше өчен аеруча нык борчылдым. Әмма мин беркайчан да үз көчләремдә шикләнмәдем. Гаиләм һәм дусларым да мине һәрвакыт канатландырып тордылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИда вакытны дөрес бүләргә өйрәнергә тәкъдим итәм. Һәр биремгә күпме вакыт сарыф иткәнегезне исәпләгез. Сынау алдыннан иң мөһиме үзеңнең көчләреңә ышанырга, тырышып укырга һәм алган белемнәрне кабатлап торырга. Тик шул вакытта гына имтиханны 100 баллга тапшырып булачак».

Камилла Гайнуллина, Уфа шәһәренең 3 гимназиясен тәмамлаган. Химия фәне буенча БДИны 100 баллга тапшырган.

«Мин имтиханга әзерлекне 11 сыйныфның сентябрь аенда башладым,  бераздан БДИны 100 баллга бирергә теләгәнемне аңладым, шуңа күрә әзерлегемне билгеле бер тәртипкә салдым. Иң мөһим киңәш, минемчә, бары тик үзеңнең көчләреңә генә ышанырга, әзерлек вакытында гадел булырга, кимчелекләреңне вакытында табарга һәм аларны төзәтергә. Һәр көнне план язудан башлау, сезнең белемнәрегезне генә түгел, фикерләрегезне дә билгеле бер тәртипкә, системага салачак. План булганда БДИга әзерлек куркыныч түгел».

Рөстәм Сәйфуллин, Стәрлетамак шәһәренең Башкорт лицей-интернатын тәмамлаган. География фәне буенча БДИны 100 баллга тапшырган.

«Имтихан көнне бик нык каушадым, хәтта аңымны югалта яздым. Тик мин үземне тиз арада кулга алдым һәм БДИны уңышлы тапшырдым. Имтиханда 100 балл тупларга теләсәгез, тырышып укырга, бертөрле биремнәрне чишәргә өйрәнергә киңәш итәм. Ялкауланмаска һәм иң мөһиме ял турында да онытмаска кирәк. Күңелле ял – БДИга әзерлекнең бер өлеше ул. Мин, мәсәлән, ял иткәндә кызыклы фильмнар карадым, тәм-томнар ашадым һәм, гомумән, бар әйбердән яхшылык кына эзләргә тырыштым».

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев