Логотип Идель
Бу – тема!

БАУМАН УРАМЫ СЕРЛӘРЕ: АНДА ЙӨРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

БӘХӘС. Туганым – Казан федераль университеты студентын җәй саен табигатьтә ял итәргә Биектау районындагы йортыма чакырам. Ә ул, ни кызганыч, бөтен җәй буена минем өйдә 2-3 тапкыр гына күренеп киткәли. Анда да берничә сәгатькә генә. Монда һаваның саф, суның артезиан коесыннан булуын, сөтнең яңа гына савылганын, гомумән, табигатьнең шәһәрдәгедән чистарак икәнен төшендерергә тырышам.

Ә аның үз дәлилләре. Авылда электромагнит вәзгыять минем яшь организм өчен зыянлы, дип кырт кисә. Түтәлләр өстендә асылынып торучы электр чыбыклары бөтен бакчага нурланыш тарата, 100 яшен тутырган йорт борынгы көнкүреш электр җайланмаларыннан таралучы зарарлы магнит кырлар белән тулы, өйгә электр иске схема буенча үткәрелгән, шуңа зарарлы нурланыш чыгуга сәбәп була, ди.

ТӘҖРИБӘ. Мин туганымның хаклы булмавын һәм аның йөрәгенә якын Бауман урамының экологиясе авыл йортыныкыннан начаррак булуын исбатларга теләдем. Лабораториядән әйләнә-тирәнең физик параметрларын үлчәү җиһазларын алып кайтып, бакчаның һәм агач йортның һәр квадрат метрын йөреп чыктым. Шул ук параметрларны Бауман урамының һәм «Кремль» метро станциясенең очраклы сайланган берничә ноктасында да үлчәдем.

АЧЫШ 1. Студентка оттырырмын дип һич кенә дә уйламаган идем. Магнит нурланышлары күләме - В буенча җәяүлеләр урамы минем бакча сукмакларына караганда күпкә «чистарак» булып чыкты. Магнитометр Бауман урамының буеннан буена (78нче йорт яныннан кала) В көчен 0,13 μк Тл күләмендә күрсәтте. Бу - рөхсәт ителгән күрсәткечнең 1 проценты. Ә минем җир кишәрлеге өстендә эленеп торучы электр үткәргечләре ике тапкырга көчлерәк кыр тудыра икән. Өй эчендә әби үзе яшь чакта ук алган электр җиһазлары белән эшләгәндә В дәрәҗәсе тагын да интенсиврак иде.

АЧЫШ 2. Тикшерелүче территорияләрнең тавыш - L белән зарарлануына килгәндә, табигатьтә ул Бауман урамына караганда ике тапкырга түбәнрәк. Шумомер күрсәткәнчә, Татарстан Фәннәр Академиясеннән «Кольцо»га якынлашкан саен аның ешлыгы арта бара.

Lны шәһәр һәм авылда үлчәү нәтиҗәсен мин студентка күрсәттем. Ләкин бу фактор аны бөтенләй кызыксындырмады. Тавыш - аның өчен берни түгел. Ул шәһәр читендәге йортта да, шәһәрдә дә колакчыннарын киеп яши. Колакчыннарның көчле магнит кыры тудыручы неодимлы магнит кулланып ясалганын, музыка тыңлаганда колак һәм баш миенең көчле акустик басым тоюдан тыш, мәкерле Нп магнит кыры йогынтысына эләгүе турында кисәтүне ишетми дә. Колакка катылык нәкъ шуннан башлана, аннан репродуктив система да зыян күрә, баш миенең биотоклары үзгәрә.

АЧЫШ 3. Радио һәм телевизион станцияләр антенналарыннан таралучы нурланыш (югары ешлыктагы нурланыш) - Sка килгәндә, җәяүлеләр урамында бу параметрның максималь күрсәткече 78нче йорт янында күзәтелә. Монда аның гомуми куәте - 0,300 μкВт/см2 - рөхсәт ителгән күрсәткечнең 3 проценты. Энергия агымының тыгызлыгы белән бар да тәртиптә. Ә шәһәр читендәге йорт янында Sның көче Баумандагыга караганда 50 тапкырга кимрәк. Бу аның сәламәтлеккә йогынтысы да шул кадәр үк ким дигән сүз. Шулай да, авылда югары ешлыктагы нурланыш йогынтысы бөтенләй юк дип ышандырып булмый. Әгәр ул табигый дәрәҗәдән югарырак булмаса, өйдә радио һәм телевизор тоткарлыксыз эшли алмас иде. Телевизорның тоткарлыксыз «тотуы» югары ешлыктагы техноген нурланыш барлыгы турында сөйли.

АЧЫШ 4. Тагын бер параметр – радиацион куркынычсызлык – Ƴ. Белгечләр арасында таралган фикергә ышансаң, шәһәр читендә радиация дәрәҗәсе шәһәрдәгедән күпкә кимрәк. Төп сәбәп шунда: биналарны тышлау өчен кулланылучы гранит һәм башка төзелеш материаллары аз булса да радиоактивлыкка ия, ә агач – юк. Ләкин дозиметр күрсәткәнчә, Бауман урамындагы һәм минем бакчадагы радиация күләме бертөрле – табигый дәрәҗәдән артмаган. Автор бутикларның гранит белән тышланган диварларыннан нурланыш табарга ничек кенә тырышса да, җәяүлеләр бульвары «чиста» булып чыкты. Нурланышның куәте урамның буеннан буена үзгәрми.

НӘТИҖӘ. Кайсы җиңде соң: авылмы, шәһәрме?

Күпләрнең бәхетенә, Казанның горурлыгы – уңайлы җәяүлеләр урамы Бауман физик экологиянең күп күрсәтечләре буенча шәһәр читендәге ял урыныннан һич тә калышмый, бары тавыш дәрәҗәсе белән генә.

Шулай да, гаделлек өчен әйтеп узыйк, бәхәстә атмосфера һавасының химик заралануы каралмады. Монда студент җиңелер иде. Күп санлы машиналар белән тулы зур шәһәрләр һавасында зыянлы матдәләр күләме югары була.

Җәяүлеләрнең үзләреннән таралучы нурланышлар да бар. Безнең һәр әгъзабыз, һәр тукыма, һәр күзәнәк көчсез генә булса да нурлар тарата. Фән 7 төрле нурланыш барлыгын таный: инфракызыл, радиоҗылылык, акустик, электрик, магнит, оптик һәм химик нурланыш. Ә иң мөһиме, аларның бер өлеше – тәнгә сыймаганы, кеше тирәсендә физик кырлар болыты хасил итә. Шуңа күрә Бауман урамында безгә аннан узучы күпсанлы кешеләрнең нурлары да йогынты ясый әле.

Ринат ВАФИН
доцент, магнит кырларын үлчәү һәм аларны фәнни-гамәли мәсьәләләрне хәл итүдә куллану белгече

"Ялкын" архивы, 2016 ел

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев