Логотип Идель
Бу – тема!

“БАШТА АГУЛАДЫЛАР, ХӘЗЕР КЕРТМИЛӘР” – АТА-АНАЛАР РИЗА ТҮГЕЛ!

Хәтерләсәгез, узган атнада Кырымдагы “Лучистый” лагерендә Татарстаннан 51 бала һәм 5 әйдаман агуланып, хастаханәгә эләккән иде. Башта җитәкчеләр: “балалар хастаханәдән чыккач, лагерьда ял итүләрен дәвам иттерәчәкләр”, - дип ышандырса да, шимбә көнне лагерьнең хастаханәдән чыккан балаларны яңадан кабул итүдән баш тартуы билгеле булды...

Бу турыда үзенең Instagram челтәрендә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов хәбәр итте.

– Кызганыч, Кырымда агуланган балалар кире Татарстанга кайтачаклар. “Лучистый” лагере аларны кабул итүдән баш тартты. Лагерь җитәкчелеге фикеренчә, нотовирусның инкубацион периоды әле тәмамланмаган. Бу исә яңа гына тернәкләнеп килүче балалар әлеге инфекцияне башкаларга да йоктырырга мөмкин дигән сүз, - дип язган иде министр.

“БУ МИНЕМ ӨЧЕН ИҢ НАЧАР ЯЛЛАРНЫҢ БЕРСЕ”


Ул лагерьда кулланылмый калган көннәр өчен әти-әниләргә акчаларын кире кайтарачаклар, дип сүз бирде. Нотовирустан зыян күргән балалар өчен ялның башка альтернатив вариантлары да тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр ителде. Ә бу кечкенә сумма түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, ата-аналар балаларын әлеге ял йортына җибәрү өчен 36 мең сумга якын акча түләгән.

Тик ата-аналар мондый җавап көтмәгәннәр иде булса кирәк. Лагерьның әлеге карары аларның күбесен чын мәгънәсендә борчуга салган. Дамир Фәттаховның бу посты астында нәфрәтле комментарийлар нәкъ менә шул турыда сөйли. Алар беравыздан диярлек балаларының диңгез ярыннан кайтып китәселәре килмәү турында хәбәр итә...

– Балаларны вакытыннан алда Казанга кайтаралар. Аларны лагерьга кертмәүләре аңлашылмый. Улым бик тә борчылган. “Бу – минем өчен иң начар ялларның берсе” - ди, - дип яза бер бала әнисе.

Татьяна исемле ханым исә кызының инде өч көн буе хастаханәдә ятуы турында хәбәр итә. Аның сүзләренчә, кызы әлеге лагерьдан бик канәгать булган. Хастаханәдән лагерьга кайтарырлар дип көткән. Тик, кызганыч, аларны кертмәгәннәр...

– Бу лагерьны “кара исемлек”кә кертергә кирәк. Балаларны агуладылар, хәзер вакытыннан алда кайтарып та җибәрәләр. Алар бит - балалар. Сабыйлар өлкәннәрнең хилафлыгы нәтиҗәсендә зыян күрергә тиеш түгел, - дип яза икенче бер интернет кулланучы.

“ДИҢГЕЗДӘ КАЛАСЫ КИЛӘ”


Әлеге лагерьда ял итүчеләр арасында йолдызлы гаилә Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаеваның уртанчы кызлары да булган. Алар шулай ук лагерьның бу карарыннан риза түгел.


– Атна буена җыелды. Эндәшмичә калып булмады. Безнең балаларның хәлләре ике-өч көннән яхшырды, ләкин... аларны хәзер хастаханәдән чыгармыйлар. Бүген исә тагын бер яңалык турында белдек - “Лучистый” лагере җитәкчелеге балаларны яңадан лагерьга кабул итмәячәк икән... Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәячәкләре алдан ук билгеле булган. Сораулар туа: ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмаганнар? Терелгән балаларны ни өчен лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти-әниләренә шалтырата. “Без терелдек”, “без сәламәт”, “яңадан лагерьга барасыбыз килә”, диләр... - дип язган үзенең Instagram дагы битендә Ләйсән Гыймаева.

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы ата-аналарны тынычландырырга ашыга:

– Һәр балага ялның башка варианты тәкъдим ителәчәк. Безгә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм алдагы стрессларны булдырмый калу мөһим. Шуңа күрә аларны Татарстанга кайтару карары кабул ителде. Әлбәттә, беренче чиратка балалар мәнфәгатьләрен куябыз, - дип ассызыклыйлар җаваплы министрлыкта.

Кичә Татарстан балалары, ниһаять, исән-сау Казанга әйләнеп кайттылар. Аларны ялларын дәвам иттерү өчен Татарстанның башка лагерьларына җибәрерләрме-юкмы -  анысын инде һәр әти-әни үзе хәл итәчәк.

Рәмзия ЗАКИРОВА



Бу темага тагын язмалар:


КЫРЫМДА ТАТАРСТАН БАЛАЛАРЫ АГУЛАНГАН


“ЛУЧИСТЫЙ” ЛАГЕРЕ: БАЛАЛАР КИРЕ КАЙТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев