Логотип Идель
Бу – тема!

БАШЛАГАН ЭШНЕ НИЧЕК АХЫРЫНА КАДӘР ҖИТКЕРЕРГӘ?

Берничә гади һәм эффектив ысул тәкъдим итәбез.

1. Эшлисе эшләр исемлеге төзергә. Менә хәзер үк кәгазь һәм ручка ал яки телефоныңдагы блокнотны ач та, 10 мөһим эшне язып куй. Хәзер бераз тынычлансаң да була, бу инде ярты эш эшләнгән, күңелдән авырлык төшкән дигән сүз.

2. Кирәкмәгән эшләрне сызып атабыз. Исемлекне тагын бер кат укып чык. берәр эш мөһим кебек тоелмаса, аны сызып ат. Вакытны чыннан да кирәк эшләргә багышлау яхшырак булыр.

3. “2 минут” кагыйдәсен истә калдырабыз. Эшләр өчен 2-5 минут вакыт та җиткән эшләрне тиз генә һәм хәзер үк эшләп куябыз.

4. “Бака ашыйбыз”. Французлар кебек. Кайбер эшләрнең озак эшләнми торуларына ялкаулык сәбәпче була. Әнә шундый эшләрне яшел белән сызып куй. Бакаларны иртән ашау яхшырак, ягъни яратмаган эшләрне иртән үк эшләп кую зарур. Чөнки алар көн дәвамында игътибарны үзләренә җәлеп итә, вакытны ала, башка эшләрне башкарырга ирек бирми.

5. “Фине бүләбез”. Зур, катлаулы эшләргә “фил” дип исем кушыйк. Эшне нәрсәдән башларга белмәсәң, шушы “фил”не берничә вак кисәкләргә (эшләргә) бүл.

6. Үзеңне мактарга онытма. Нинди дә булса эшне башкарып чыкканнан соң үзеңә рәхмәт әйтергә, мактарга тырыш. Эш ахырында нинди дә булса бүләк көткәнен белгәндә энтузиазм тагын да арта. Бүләк булып шопинг та, маникюр ясату да, берәр тәмле әйбер алып ашау да тора ала.

7. Нәтиҗәләр ясыйбыз. Атнасына берничә сәгать вакытны нәтиҗәләр ясауга багышла. Күпме эшнең инде башкарылганын, ә күпмесе әле юк икәнлеген күрерсең. Яңа максатларыңны барларсың.

Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев