Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ ЯХШЫРАК ЭШЛӘСЕН ӨЧЕН ШӘП КҮНЕГҮЛӘР

Без еш кына: “Баш эшләми”, - дип зарланабыз. Ә сез ул эшләсен өчен гади күнегүләр бар икәнен беләсезме? Көненә араларыннан берничәне эшләү дә җитә.

1. Табышмаклар, кроссвордлар чишү.

2. Компьютер фонындагы сурәтне баштүбән кую.

3. Логик мәсьәләләр чишү.

4. Рәсем ясау.

5. Спорт белән шөгыльләнү.

6. Күп итеп су эчү.

7. Ризыкны таякчыклар ярдәмендә ашау.

8. Тирән итеп сулыш алу.

9. Классик музыка тыңлау.

10. Эшне “аннан соң”га калдырмау.

11. Кием стилен үзгәртү.

12. Шахмат яки башка берәр өстәл уены уйнау.

13. Юмор хисен үстерү.

14. Көндәлек алып бару.

15. Чит тел өйрәнү.

16. Озын сүзләре киресенчә әйтеп карау.

17. Әйләнә-тирәгә үзгәрешләр кертү. Мәсәлән, мебельләрнең урынын үзгәртү.

18. Язу. Бу блог алып бару да, шигырь, хикәя язу да булырга мөмкин.

19. Жестлар телен өйрәнү.

20. Музыка уен коралында уйнарга өйрәнү.

21. Тиз укырга өйрәнү.

22. Зур саннарны калькулятор ярдәменнән башка бер-берсенә кушу, алу.

23. Кеше исемнәрен истә калдыру.

24. Телевизор карамау.

25. Ял итү.

26. Сиңа хас булмаган эшләр башкару.

27. Сәяхәт итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев