Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕН НИЧЕК ЯЛ ИТТЕРЕРГӘ? (КИҢӘШЛӘР)

Бер тәүлек эчендә синең баш миең никадәр мәгълүматны эшкәртә? Ул күпме чыганакны куллана? Дөресен генә әйткәндә, безнең башыбыз Мэри Поппинс сумкасына охшаган: анда нәрсә кирәк – барысы да бар.

Тик еш кына үзең чынлыкта белгән әйберләрне дә онытуны аңлыйсың. Бу исә баш миенә ял кирәклеген аңлата. Моны тиз арада ничек хәл итеп була соң? Бу Яңа ел бәйрәмнәре уңаена аеруча туры килә. “Ялкын” шуның турында сөйли.

Беренче киңәш

Әйләнә-тирәдәге мохитне үзгәртәбез. Баш мие арган икән, димәк, ул һаман бер түгәрәк буенча әйләнә. Бу бертөрлелектән чыгып, бераз аны селкетеп алырга кирәк дигән сүз. Биредә безгә күргәзмә, концертлар, спорт һәм кино ярдәм итәчәк.

Иң яхшы ысул – 3-4 көнгә шәһәр читенә чыгарга. Баш миен ял иттерим, дисәң, урманда йөр, вакытыңны тәмле итеп уздыр һәм, әлбәттә, гаджетларны ераккарак куй. Мәгълүматның электрон чыганагын табигыйга алмаштыр.

Икенче киңәш

Тулысынча изоляцияләнү. Биредә массаж, SPA-комплекс, бассейн, наушниклар киеп йөгерү юлында чакрымнар узу ярдәмгә киләчәк. Иң мөһиме – игътибарыңны эшең яки укуың белән бәйле булмаган башка эшкә юнәлдер. Үз организмыңа ял итәргә ирек бир һәм шушы процесстан ләззәт ал. Хәтта 1 сәгатьлек массаж да RESET функциясеннән (тулысынча перезагрузка) менә дигән нәтиҗә бирәчәк.

Өченче киңәш

Эшчәнлек төрен алмаштыру. Бу уку яки эш графигына менә дигән итеп туры килә. Көн дәвамында син эш төрен алмаштырасың. Әгәр исәп-хисап ясап утырсаң, хатлар язып ал. Әгәр кем беләндер сөйләшүләр уздырсаң, төшке ашны тынычлыкта һәм үзең генә калып аша. Әгәр көне буе утыргансың икән, кич белән спорт белән шөгыльлән.

Мондый расписание белән синең баш миең армаячак, һәм башыңда бетмәс-төкәнмәс эш өелеп тормаячак. Шулай итеп, баш миең сиңа рәхмәт кенә укыячак. Син моны шунда ук аңлап алачаксың. Чөнки башың һәрчак яңа идеяләр биреп торачак. Җитмәсә, көн ахырында үзеңә, гаиләңә һәм дусларыңа да вакыт калачак.

Бүгенгенең һәр мизгеленнән тәм тап һәм баш миең белән бер дулкында бул: ул сиңа һәрчак кирәк икәнлегең онытма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев