Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕН МӘҖБҮРИ ЭШЛӘТЕП БУЛМЫЙ ТОРГАН 5 ӘЙБЕР

Безнең баш мие бик кире. Баш миенә теләсә-кайсы нәрсәне мәҗбүри эшләтә алам, дип уйласагыз, ялгышасыз. Нәрсәләрне ул беркайчан да эшләмәячәк?

1. Баш мие берьюлы берничә эш башкара алмый.

Кайберәүләр үзләрен берьюлы миллион эш башкара дип уйлый һәм ялгыша. Бер үк вакытта машина да йөртеп, телефоннан да сөйләшеп, каһвә да эчеп була, билгеле. Әмма моның ахыры һәрчак яхшы тәмамланмаска мөмкин. Баш миенең бу үзенчәлеге белән килешергә генә кала. Без бер вакытта бары бер эшне генә СЫЙФАТЛЫ итеп башкара алабыз. Нәкъ менә шул сәбәпле, эш эшләгәндә безнең янда телефон торса һәм аңа бертуктамый смслар килсә, без аны вакытында тәмамлый алмаячакбыз.

2. Баш мие бер үк мәгълүматны 10 минуттан артык кабул итә алмый.

Дус кызыгызның 10 минут буе бер үк әйберне сөйләвен тыңлап утырырга үзеңне мәҗбүр итү бик авыр. Шуның аркасында кешеләр боевикларны ярата да инде. Гел ниндидер көтеләмгән вакыйга булып тора бит!

Бу факттан тагын бер файдалы кагыйдә дә чыгарырга мөмкин: кемнең дә  булса игътибарын җәлеп итәргә уйласагыз, сезнең моның өчен нибары 10 минут вакытыгыз бар.

3. Баш мие кабатланып тормаган мәгълүматны оныта.

Ничек кенә авыр яңгырамасын, әмма бу шулай: әгәр белемнәрегезне кабатлап тормасагыз, алар онытылачак.

Һәр нәрсәнең уңай якларын табарга була. Бу очракта да алар бар. Мисал өчен, әлеге ысул ярдәмендә җавапсыз мәхәббәтегез турында онытырга мөмкин. Бары тик аның турында уйлаудан туктагыз.

4. 16 сәгать уяулылыктан соң баш мие юньле-рәтле эшли алмаячак.

Тикшеренүләр күрсәтүенчә, кеше тормышының өчтән берен йоклап уздырырга тиеш.

Баш миен йоклатмыйча гына мәҗбүри эшләтергә уйласагыз, истә тотыгыз: бу яхшылыкка китермәячәк.

5. Баш мие спорттан башка гына үсә алмый.

Физик күнегүләр баш мие эшчәнлеген активлаштыра. Кешенең тормышында спорт булганда гына ул үсә, камилләшә ала. Сабый бала конфет яраткан кебек, баш миебез дә активлыкны, спортны ярата.

Иң ахырдан шуны ассызыклыйсы килә: баш миен ул теләмәгәнне эшләргә мәҗбүриләмәгез. Һәм ул сезгә рәхмәт әйтәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев