Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ 9 КҮНЕГҮ

Баш мие өчен бик файдалы, әмма бераз сәер күнегүләр тәкъдим итәбез сезгә. Тәнебез генә түгел, баш миебез дә күнегүләргә мохтаҗ бит! Әлеге күнегләрне Америка язучысы Дроти Бранд 1936 елда уйлап тапкан.

Әлеге шаян күнегүләр креатив фикер йөртергә, гадәти булмаган вакыйгалардан чыгу юлы табарга ярдәм итәчәк. Киттек!

1. Көн саен 1 сәгатегезне сорауларга җавап биреп кенә уздырыгыз. Ягъни үзегез сүз башламагыз,сорамагыз. Әмма башкалар сезнең турында: “Бу нәрсәгәдер үпкәләгән икән”, - дип уйларга тиеш түгел. Үзегезне гадәти итеп тотыгыз.

2. Көненә 30 минут дәвамында бары бер предмет турында гына уйлагыз. Башка нәрсәләр сезнең игътибарны җәлеп итәргә тиеш түгел. Беренче вакытта бу күнегүгә 30 минут урынына 5 минутны багышларга да була.

3. Көненә 15 минут “мин, миңа, минеке” сүзләрен кулланмыйча гына сөйләшеп карагыз.

4. Кеше тулы берәр бинага кергәндә бусагада туктап, аның ни дәрәҗәдә зур яки кечкенә булуын бәяләгез.

5. Берәр яңа танышыгыз белән аралашканда аннан үзе турында гына сөйләтегез. Әмма ул үзе моны аңларга тиеш түгел. Сүз икенчеге күчә башласа, аны сораулар ярдәмендә кире үзе турында сөйләүгә күчерегез.

6. Ә хәзер бары тик үзебез турында гына сөйлибез. Әмма бу мактануга яки зарлануга кайтып калырга тиеш түгел.

7. План төзегез һәм көненә 2 сәгатегезне нәкъ шул план буенча гына үткәрегез..

8. Үзегезгә 12 үзенчәлекле максат куегыз. Мәсәлән, 12 чакрым туктамыйча йөрергә, берәр сәер урында иртәнге аш ашарга, көне буе сөйләшмәскә һ.б.

9. Көн дәвамында барлык сорауларга да “әйе” дип җавап бирегез.

Беренче карашка, әлеге күнегүләр сәеррәк кебек тоелырга мөмкин. Әмма чынлыкта алар сезне яңа яктан ачарга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев