Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕҢНЕ ЯРАТСАҢ, ФИЗЗАРЯДКА ЯСАТ! НӘТИҖӘ

"Ялкын" журналының апрель санында "Ә син беләсеңме?" рубрикасында Чаткы Ялкынлы баш миегезгә физзарядка ясаткан иде. Вәгъдә иткәнчә, бүген сезгә шул сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез. Аларны үзеңнекеләр белән чагыштыр һәм дөрес булмаганнарын санап, кем булуыңны ачыкла.

Дөрес җаваплар:

1. Сорау: Профессор кичке сәгать 8дә йокларга ята, ә будильникны иртәнге сәгать 9да уятырлык итеп борып куя. Профессор ничә сәгать йоклый?

Жавап: Бер сәгать (будильник иртә белән кичне аермый, сәгать ничәгә куйсаң, шул вакытта шалтырый).

2. Сорау: Ир кеше тол калган хатынының сеңлесенә өйләнә аламы?

Жавап: Юк (тол хатын - ире үлгән хатын).

3. Сорау: Австралиядә 7нче ноябрь бармы?

Жавап: Бар.

4. Сорау: Мөхәммәтнең 10 сарыгы бар. Тугызыннан кала бөтенесе дә үлеп бетте. Ничә сарык калды?

Жавап: Тугыз.

5. Сорау: Сез Гаванадан Мәскәүгә бара торган самолетның очучысы ди. Самолет Алжирда ике тукталыш ясый. Очучыга ничә яшь?

Жавап: Сез - очучы, димәк, сезгә ничә яшь булса, очучыга да шуның кадәр.

6. Сорау: Гадәттә ай 30 яки 31нче число белән бетә. Кайсы айда 28нче число бар?

Жавап: Бөтен айда да.

7. Сорау: Сез таныш булмаган караңгы бүлмәгә керәсез. Анда ике лампа бар. Аларның берсе – газ, икенчесе бензин белән эшли. Сез беренче чиратта нәрсә кабызасыз?

Жавап: Шырпы.

8. Сорау: Бер поезд Мәскәүдән Санкт-Петербургка бара, ә икенчесе Санкт-Петербургтан Мәскәүгә. Алар икесе дә бер үк вакытта чыгып киттеләр, ләкин беренче поезд икенчесеннән өч тапкыр зуррак тизлек белән хәрәкәт итә. Бу поездлар очрашкан вакытта аларның кайсысы Мәскәүдән ераграк була?

Жавап: Икесе дә бер үк ераклыкта.

9. Сорау: Ата кеше белән аның улы катастрофага эләгә. Әтисе сырхауханәдә үлә. Аның улы янына палатага хирург керә һәм, бармагы белән төртеп күрсәтеп: "Бу минем малай", - ди. Әлеге сүз дөреслеккә туры килергә мөмкинме?

Жавап: Мөмкин, әгәр хирург малайның әнисе булса.

10. Сорау: Археологлар безнең эрага кадәр 35нче ел белән тәмамланган тәңкә табалар. Бу мөмкин эшме?

Жавап: Юк. Ул чорда тәңкәләрдә ел күрсәтелмәгән.

11. Сорау: Таякны 12 өлешкә бүләр өчен аны ничә җирдән кисәргә кирәк?

Жавап: Унбер җирдә.

12. Сорау: Кешенең 10 бармагы бар. Ә 10 кулда барлыгы ничә бармак?

Жавап: 50.

13. Сорау: Нух пәйгамбәр үзенең көймәсенә ничә җәнлек алган?

Жавап: Һәр төр җәнлектән берәр пар.

14. Сорау: Врач авыруга өч укол кадатырга кушкан. Уколларны ярты сәгать аерма белән кадарга кирәк. Бу эшне эшләп бетерү өчен күпме вакыт таләп ителә?

Жавап: 1 сәгать.

15. Сорау: 1 дән 100 гә кадәр булган саннарда "9" саны ничә тапкыр очрый?

Жавап: 20.

16. Сорау: Ялгыз яшәүче төнге каравылчы көндез үлеп киткән. Аңа пенсия бирелергә тиешме?

Жавап: Үлгән кешегә пенсия кирәкми.

17. Сорау: Җиде шәм янып тора иде. Шуның өчесе сүнде. Ничә шәм калды?

Жавап: Өч (калганныры янып бетте).

18. Сорау: Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?

Жавап: Юеш куак астында.
Ә хәзер дөрес җавапларны санап карыйк:

0-1 син - даһи!

2-4 - котлыйбыз, син - акыл иясе :)

5-6 син - нормаль кеше, тәбрик итәбез!

7-8 син - гап-гади идиот (эшләр аның кадәр үк хөрти түгел, борчылма ;-) сораулар чыннан да бик катлаулы иде)

9-10 бераз ычкына башлаган гадәти идиот, шатлана аласың :)

11-13 - чикылдаган идиот, бездән респект һәм хөрмәт:)

14-15 уйлау сәләтен югалткан кеше

16-18 сине җәмгытьтән изоляцияләргә кирәк.

Һәр шаяруда бераз хаклык бар диләр, алай булгач һәр хаклыкта бераз шаяру да бар булып чыга. Ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыңдыр дип ышанып, кем генә булып чыксаң да, сине хөрмәт иткән һәм яраткан Чаткы Ялкынлы.

P.S. Сорауларга җавапларны редакциягә җибәргән иң акыллы башларга без сертификат юллаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев