Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ КИЕМЕН НИЧЕК САЙЛАРГА?\СТИЛИСТ КИҢӘШЛӘРЕ

«Ну килешми ул миңа! Нишләтим соң?» Шушыны сәбәп итеп, башына кимичә йөрүчеләр арасында син дә бармы? Алайса, әлеге язма нәкъ менә синең өчен. Бу сезонда нинди баш киемнәре  актуаль? Кайсы йөз формасына нинди баш киеме килешә? Нинди баш киемнәрен сайламаска киңәш ителә? Әлеге һәм башка сорауларга стилист Лилия Тимирова җавап бирә.

Бер башлык та килешмәсә, нишләргә?

– Баш киеме килешми, дип яланбаш йөрүчеләр күп. Бу яшүсмерләр арасында бигрәк тә күп күзәтелә. Нишләргә?

– Баш киемен кию-кимәү – һәркемнең үз эше. Тик әле сәламәтлек дигән нәрсә дә бар бит. Аның кадерен белгән кеше яланбаш йөрми.  Берничә елдан, авыру билгеләре күренә башлагач, инде соң булачак. Баш киеме килешми, дигән сүз – ул бер сәбәп кенә. Хәзерге көндә нинди генә кибет юк, аларда нинди генә башлыклар сатылмый.  Шулар арасыннан үзеңә туры килгәнен табып булмыймы? Була, әлбәттә. 

– Баш киеме сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

– Баш киеме сатып алганда шуларга игътибар итегез: ул йөз формасына, киенү стиленә туры килергә, өс киеме төсенә килешергә тиеш. Аның уңайлылыгы һәм  җылы булуы шулай ук мөһим роль уйный. 

Лилия Тимирова

Ялтыравыклы башлык кияргәме-юкмы?

– Нинди башлыклар озак вакыт актуальлеген югалтмый?

– Стразалары, ялтыравыклары, чәчәкләре, декоратив элементлары булмаган, гади башлыклар һәрвакыт модада. Балалар шапкасына охшаган помпонлы, аңлашылмый торган язулы баш киемнәрен дә читләтеп үтәргә киңәш итәр идем.

– Нинди өс киеме белән нинди баш киеме кияргә? Әллә андый катгый таләпләр юкмы?

– Хәзерге көндә андый катгый бүленеш юк. Ләкин, мәсәлән, спорт стиле белән элегант эшләпәләр яки беретларны матур итеп кия белү бөтен кешенең дә кулыннан килми. Ә болай алганда, гади генә бини шапка бөтен киемгә дә туры килә. 

– Бу сезонда нинди төр баш киемнәре актуаль?

– Модага панамалар кереп китте. Аларны салкынча көндә дә, җылы көндә дә кияләр. Чалма шулай ук яратылып киелә. Беретка, эшләпәләр, бини шапкалар, бейсболкалар әле дә актуальлеген югалтмый. 

Нинди баш формасына нинди баш киеме килешә?

– Баш киеме сайлаганда йөз формасына игътибар бирү мөһимме? Нинди кешеләргә кайсы баш киеме күбрәк  туры килә?

Бит формасы овал булган кешеләргә башлык табу иң жиңеле. Аларга бөтен төр баш киеме дә килешә. Шулай да, баш формасын тагын да озынайтмау өчен  артык биек, помпонлы баш киеме алу киңәш ителми.

Түгәрәк битле кешеләргә нык кысып торган баш киемнәре туры килми. Бу очракта максат түгәрәк форманы визуаль озынайту. Шңу күрә аларга вертикаль бизәкләре булган, калын итеп бәйләнгән башлыклар туры килә. 

Турыпочмаклы бит формасы булганнарга  маңгай өлешен каплау зарур. Мондый баш формасына ия булган кешеләргә  әйләндереп куелган (объёмный отворот) башлыклар һәм фуражкалар бик тә килешәчәк.

Беретканы бер якка авыштырып яки маңгайга төшереп кию  бит формасы өчпочмак булганнарга туры киләчәк. Шулай ук мехлы шапкаларга да күз салыгыз. 

Әгәр  баш формагыз ромб икән, сезгә кепкалар кияргә киңәш ителә. Шапкалар күпереп торырга (объемный) булырга тиеш.

Хәзерге көндә актуаль булган баш киемнәр

Зәвыклы һәм зәвыксыз баш киемнәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев