Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ ЭШЛӘТҮНЕҢ 39 ШӘП ЫСУЛЫ

Бөтен кешенең дә акыллы буласы киләдер ул. Шуңа күрә башны яхшырак эшләтүнең 39 ысулы белән танышыйк әле, дуслар!

1. Табышмак һәм башваткычлар чишегез.

2. Компьютердагы сурәтне кирегә әйләндереп куегыз.

3. Күзегезне бәйләп ашагыз.

4. Күзне йомып юыныгыз.

5. Бер-берсенә бәйле булмаган нәрсәләрнең уртак якларын табыгыз.

6. Гадәти нәрсәләрне яңа максатларда кулланыгыз. Мәсәлән, кадакны ничә төрле эштә кулланып була?

7. Тешне, уңагай булсагыз, сул кул белән, сулагай булсагыз, уң кул белән чистартыгыз. Ике кул белән берьюлы языгыз.

8. Логик биремнәр чишегез.

9. Рәсем ясагыз. Моның өчен рәссам булырга кирәкми.

10. Спорт белән шөгыльләнегез.

11. Арканы төз тотыгыз.

12. Күп итеп су эчегез.

13. Ашаганда японнар кебек таяк белән ашагыз.

14. Тирән итеп сулыш алыгыз.

15. Киемегезнең стилен үзгәртегез.

16. Яланаяк йөрегез.

17. Шахмат, шашка уйнагыз.

18. Юмор хисен үстерегез.

19. Игътибарлы булыгыз: мәсәлән, көн буена кызыл төстәге әйберләрне күзәтегез.

20. Көндәлек алып барыгыз.

21. Чит тел өйрәнегез.

22. Төрле кафе һәм рестораннарда тукланыгыз.

23. Компьютерны өйрәнегез.

24. Озын сүзләрне кирегә укырга өйрәнегез.

25. Әйләнә-тирәгезгә үзгәрешләр кертегез. Мәсәлән, өйдәге җиһазның урынын алыштырыгыз.

26. Языгыз. Хикәя, шигырь язарга мөмкин. Үз блогыгызны алып барырга да була.

27. Жестлар телен өйрәнегез.

28. Музыка уен коралында уйнарга өйрәнегез.

29. Тиз укырга тырышыгыз.

30. Саннарны башта гына исәпләгез.

31. Кешеләрнең исемнәрен истә калдырыгыз.

32. Медитация белән шөгыльләнегез.

33. Телевизор карамагыз.

34. Гадәти эшләрне озаграк яки акрынрак эшләп карагыз.

35. Үзегезне башка кеше урынына куеп карагыз. Сезнең проблемаларны башка бер кеше ничек хәл итәр иде?

36. Ял итү өчен вакыт табыгыз.

37. Гел яңалыкка омтылыгыз.

38. Яңа белемнәр үзләштерегез.

39. Сәяхәт итегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев