Бу – тема!
БАРЫСЫ ДА НАЧАР БУЛГАНДА НИШЛӘРГӘ?
Барысы да начар барган, тормыштан ямь тапмаган чаклар була. Андый вакытларда нишләргә? 10 киңәш тәкъдим итәбез.
- Начар нәрсәләр турында гына уйласаң, тормышта да начар нәрсәләр генә була башлый. Шуңа күрә беренче эш итеп уйларны үзгәртә башлыйбыз.
- Уйлау бер нәрсә, сөйләшкәндә дә бары яхшы нәрсәләр турында гына сөйләшергә тырышабыз. Барысы да шәп, барысы да яхшы. “Кая бара бу тормыш?” кебек дискуссияләргә кермибез. Сөйләштекме?
- Тагын без спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәр идек. Ул уңай эмоцияләр бирә, сәламәтлекне ныгыта. Арып-талып спорт белән шөгыльләнеп алганнан соң начар нәрсәләр турында инде уйлыйсы да килмәячәк.
- Начар уйлардан арынырга кайчак елап алу да ярдәм итә.
- Үзеңнең борчуыңны башка кешеләрнең борчуы, кайгысы белән чагыштырып кара. Безнең әйләнә-тирәбездәге кешеләргә күпкә авыррак булырга мөмкин.
- Үзебезне кызганып утыруны туктатабыз. Һәм нәрсә дә булса эшли башлыйбыз. Хәлләрне бары шулай гына үзгәртеп булачак.
- Якын кешеләрдән ярдәм сорарга оялмыйбыз. Безнең һәрберебезгә ярдәм кулы сузар, борчуларны бүлешер кеше кирәк.
Хәзер авыр чакларда нәрсәләр эшләргә кирәк икәнен беләсең инде. Бу киңәшләне тормышта кулланып карыйсы гына калды.
Уңышлар сиңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев