Логотип Идель
Бу – тема!

МӨСЛИМӘЛӘРГӘ ТЫРНАК БУЯРГА ЯРЫЙМЫ?

Бүгенге көндә мөслимәләр өчен декоратив косметикага альтернатива күп тәкъдим ителә. Күзләреңә сөрмә сөртергә, хушбуй урынына спиртсыз ислемайлар кулланырга, теш пасталары тыелган булмаса да, мисвак белән алмаштырырга, спиртсыз һәм хайван майлары кушмыйча ясалган иннек, кремнар кулланырга була.

Тик әлеге язмада мөслимә кызларны иң нык борчыган һәм иң күп бәхәсләр тудырган бьюти-темаларның берсе – хәләл лакка җентекле күзәтү ясала.

ИГЪТИБАР: мин беркемне дә бизәнергә, тырнакларны буярга өндәмим. Мин фәкать заманча бьюти-технологияләр һәм косметиканың кайсылары шәригать кануннарына сыюы, ә кайсылары аның таләпләренә туры килмәве турында галимнәрнең фикере, мөселман блогерларының тикшеренүләре һәм үземнең шәхси тәҗрибәм белән уртаклашам.

Адәм баласын Аллаһы Тәгалә күркәм рәвештә яраткан, бар кылган. Ягъни, һәрбер әгъза һәм тән өлеше камил һәм үз урынында. Әгәр кеше шуңа ризалашмаса яки үзгәртергә теләсә, Аллаһның әмеренә каршы чыккан кебек була. Шул ук вакытта, Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата дигән хәдис бар. Димәк, без, кызлар, әхлагыбызны тәрбияләү, белем алу, иманыбызны үстерүдән тыш, үзебезнең килеш-килбәтебезне дә кайгыртырга, тышкы кыяфәтебезне пөхтә һәм матур итеп тотарга тиешбез.
Үзен мөселман дип санаган хатын-кызның кайда һәм кемнәр янында ни рәвешле киенеп һәм бизәнеп йөрергә рөхсәт ителгәне һәм тыелганы Коръәндә төгәл китерелә (“Нур” сүрәсенең 64нче аяте).

Тырнакларга иң төп таләп – аларның чиста һәм кыска итеп киселгән булуы. Буяган очракта, кычкырып тора торган төсләрдән ераграк булырга кирәк. Тырнаклар, һәм, гомумән, матурлык өлкәсендә тагын ике төп тыю ул:

1) ясалма үстерү, ялгап озынайту (наращивание);

2) кислород һәм су үткәрми торган матдәләр белән буяу. Икенчесе тәһәрәтнең камиллегенә зыян китерә, чөнки тәһәрәтнең шарты – тәннең һәрбер өлешенә су үтеп керү. Димәк, тәһарәт алыр алдыннан тәндә булган косметиканы, шул исәптән лакны да, бетерергә кирәк. Тәһарәт алганнан соң, кире буяп, намаз укырга ярый, чөнки сезнең лак астында тәһарәтегез бар. Болай йөрү икенче тәһарәт алганчыга кадәр генә дәвам итә ала. Ягъни көненә сез лакны 5 тапкыр буяп, 5 тапкыр кире сөртә аласыз. Әлбәттә, мондый “бәхет” беркемгә дә кирәкми.

Мөселман хатын-кызлар күп еллар дәвамында лаксыз да тыныч кына яши бирде. Күптән онытылган бу проблема беркемнең исенә дә төшмәс иде бәлки, ләкин соңгы биш елда косметика индустриясендә “хәләл” дип тәкъдим ителә торган лаклар җитештерелә башлады. Бер яктан, чит ил компанияләре, брендлары мөселманнар өчен тырышуы сөендерә. Тик, икенче яктан, шик тудырмый калмый. Моңарчы дөньяда булмаган бу “хәләл лак күп сораулар тудыра.

[caption id="attachment_35275" align="aligncenter" width="960"] Фото: pixabay.com[/caption]

Лакның хәләллеген кем дәлилләгән?
Ул су үткәрә икән, димәк, тырнак өслегендә тору ныклыгы да шулкадәр генә?
Әллә су белән юылып төшәме?


Хәзерге вакытта миңа үзен “хәләл” дип атаган өч бренд мәгълүм. Аның беренчесе һәм иң “борынгысы” – «Inglot» маркасы. Җитештерүчеләр һәм сатучылар әйтүенчә дә, бу лакның “хәләл” булуын дәлилли торган сертификат бар. Әмма тышлыгында да, сайтында да “хәләл” тамгасы да юк. Мөселман бьюти-блогерлары лакны күп тапкырлар сынап караганнар. Барлык экспериментларның да нәтиҗәсе бер – лак суны да үткәрми.

Икенче лак – «Tuesday in love» – Канада маркасы. Монысының тышында инде “хәләл” тамгасы бар. Тикшерүләр күрсәтүенчә, су, чыннан да, әлеге лак аша бик җиңел үтә.

Өченче һәм әлеге вакытта Казан шәһәре өчен иң популяр лак – ул АКШ бренды «MAYA». Тышында да “хәләл” тамгасы юк, ләкин суны да, кислородны да үткәрүе төгәл күрсәтелгән. Иң күп сыналган лак та шушы булгандыр. Еш кына, әлеге лак сөртелгән һәр тырнак пластинасын (су үтеп керү өчен) 20-30 секунд тирәсе ышкып тотырга киңәш итәләр. Хмм, шикләнергә мәҗбүр итә. Ниндидер лак өчен үзеңнең намазыңны куркыныч астына куяргамы? Сәхәбәләр (Мөхәммәд Мостафа с.г.в. пәйгамбәребезне күргән, аның белән аралашып яшәгән чордашлары) ун нәрсәнең тугызыннан шикле булу сәбәпле генә дә баш тартканнар диелә.

Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз, теләсә нәрсәнең “хәләл” булуына кат-кат тикшермичә ышанырга ашыкмагыз. Аллаһның яклавында һәм саклавында булыгыз.

Алия Массарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев