“БАНУ МАҖАРАЛАРЫ”: ЯҢА ТАТАРЧА КИТАП

Тиздән “Бану маҗаралары” дигән яңа татарча китаплар сериясе чыгачак. Аны булдыруда һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен краудфандинг платформасында бу проектка булдыра алган кадәр финанслата ярдәм итәргә кирәк. Әлеге басманың авторы Лилия Исхаковада мондый китап чыгару уе күптәннән яшәп килгән. Тик Лилия ханым моны укучылар ярдәме белән эшләргә булган.

Лилия Исхакова – Казан кызы, Казанда туып, белем алган, КФУ аспиранты.  Бүген ул баласы белән декрет ялында. Кызы Сарага - 4 яшь, улы Туранга - 11 ай. Беренче дипломы буенча ул – Көнчыгыш илләрне өйрәнүче. Шулай ук социаль фәннәр юнәлешендә Төркиянең Якын Көнчыгыш техник университетын, Берлиндагы Һумбольдт университетын тәмамлаган.



- Китап чыгару теләге, балам белән бергәләшеп китап укый башлагач, туды. Сарага 3 яшь тирәләрендә актив рәвештә укый башладык. Китапларны педагогик яктан өйрәнә башладым. Татар телендәге балалар китаплары белән булган ситуацияне күзаллаганнан соң, шундый нәтиҗәгә килдем: балалар өчен китаплар җитеп бетми. Гуманистик яктан бармак төртеп өйрәтмәгән, шигырь генә булмаган, гади текстлы басмалар юк. Китап – ул, беренче чиратта, супермега әдәби әсәр түгел, ә баланы текст белән таныштыру, аны үзләштерергә булышу, мавыктыру, киләчәктә мөстәкыйль рәвештә фикерләргә өйрәтү. Әти-әниләр балаларга китаплар укып, андагы символларга нинди мәгънә салынганын өйрәтә. Ә татар телендә мондый гади китаплар бик аз. Шуңа да күркәм, гади китап чыгарырга уйладым. Ул татарча, матур рәсемле, текстка иллюстрациясе туры килгән, "тәмле кәнфит" кебек китап булачак, – дип сөйли Лилия ханым.

Әлеге китап Лилия ханымның төшенә дә кергән инде. Иллюстрациясе буенча конкрет бер стиль дә уйлап куйган икән. Хәзерге вакытта шушы стильдә ясый торган ике профессиональ рәссамны үзенә "билгеләп" куйган ул. Алар белән сөйләшүләр бара. Килешү төзелгәннән соң, барысы да төгәл билгеле булачак.

Ни өчен Бану?


Булачак китапның исеме - “Бану маҗаралары”. Лилия ханым баштан ук бу образны күзаллый. Бану образы аның кызы Сара гына түгел, ул – җыелма образ. Анда Лилия ханымның кызын да, үзен дә, дусларыннан ишеткән хикәя геройларын да, күзәтүләрне дә чамалап була. Бөтенесе дә бергә җыелган. Әсәрдәге геройның нәкъ менә “Бану” исемле булуының хикмәте – әлеге исемнең Лилия ханымның үзенә ошавында.

“Бану маҗаралары” – ул бала күзлегеннән дөнья белән танышу. Башка бала укыганда, аның да бу вакыйгаларга реакциясе булачак. Бәлки, ул Бану фикере белән тәңгәлдер дә әле. Китапны чыгару асылында шушы фикер ята.

Хәер, китап авторы бер басма белән туктап калырга җыенмый. Ул аны китаплар сериясе итеп күрә. Беренче китап “Бану һәм чыпчык” дип аталачак.

Басманың төп үзенчәлеге – әсәрдә бала тормышы күренешләре булуда. Сабый ниндидер ситуациядә кала, аңа реакция бирә, моңа әти-әнинең фикере нинди булуын дә күрергә мөмкин. Ахыр чиктә китап укучы сабый үзе йомгак ясый. Бу вакытта аңа беркем дә төртеп күрсәтми, әйтми, өйрәтми. Ул үзеннән-үзе нәтиҗәгә килә. Әлеге китап баланы уйларга өйрәтә.


Татарча китапны бергәләп булдырыйк!


Китап авторы фикеренчә, бүген бу эшкә теләктәшлек белдерергә торучылар күп. Аларга бары тик мәгълүматны ишеттерергә генә кирәк. Шуңа да ул краундфандинг платформасында акча тупларга булган. Китап өчен бүген 32 меңнән артык сум акча җыелган. Актив рәвештә кызыксынучылар, срокларны белешүчеләр бар икән. Блогерлар белән дә аралашу бара. Ә, гомумән алганда, китап чыгару өчен 230 570 сум акча таләп ителә.

Краудфандинг платформасы акча җыю өчен 90 көн бирә. “Бану маҗаралары”на краудфандинг 25 мартта ачылган, июнь аенда төгәлләнәчәк. Әгәр шушы вакытка акча җыелып бетсә, китапны июль-август айларында актив рәвештә эшли башлаячаклар. Рәссам белән килешенгәннән соң, көзгә (октябрь ахыры – ноябрь башы) чыгарырга да җыеналар. Моның турында инде нәшрият белән килешелгән.

Үзләре ни укый?


- Китап уку – кеше тарафыннан ясалма рәвештә булдырылган эшчәнлек. Әгәр дә балага без үзебезнең үрнәк аша күрсәтмәсәк, алар укуны ихтыяҗ итеп танымаячак. Балаларымның укуга ихтыяҗы бар, чөнки мин вәзгыятьне аңлап эш итәм. Мин сабыйларымның татар телендә укый белүләрен телим, – ди китап авторы.

Лилия ханымның кызы Сарага фикшн, нон-фикшн, әдәби әсәрләр, энциклопедик китаплар ошый икән. Иң яраткан китабы – Джулия Дональдсон, Ричард Скарри әсәрләре. Ул аларның аудиокитапларын рәхәтләнеп тыңлый.

 - Татар авторлары арасыннан кызым Абдулла Алиш әсәрләренә мөкиббән. Ренат Харисның “Без кунакка барабыз” дигән китабын аеруча ошатты. Анда Сара үзе өчен дә параллельләр уздырды. Кызым китаптан үзенә фикердәш эзли, аны тапканнан соң бу шөгыль аңа тагын да кызыграк була башлый. Виммельбухлар (бик ачык төстәге иллюстрацияле, төрле биремле һәм детальле китаплар) балаларны китап дөньясына кертеп җибәрү өчен – шәп мөмкинлек, – ди әни кеше.

Лилия ханым татарча балалар китаплары белән даими танышып барырга тырыша. Социаль челтәрләрдә дә бу өлкәдәге яңалыкларны күзәтеп бара. Әлбәттә, китапларның гомуми тенденцияләре аның өчен бик кызык.

- Бүген төп проблема – татар китапларының аз укылуында. Кечкенә вакыттан ук китап укуның нәрсә икәнлеген белмәгән балалар үскәч тә китап укып утырмаячак. Бүген гаджет, электроника заманасы булу да – тискәре тәэсир итә торган тенденция. Ләкин китап укуның асылында нәрсә ятканын аңларга кирәк. Ул бит язылган сүзләрне уку гына түгел, ә уйларга, грамматик конструкцияләр төзергә өйрәтү. Беренче чиратта, балалар китабы әти-әни өчен кирәк. Алар андагы сүзләрне үз сөйләм теленә кертеп, матур, камил, әдәби телдә сөйләшә алсын өчен. Китап төпсез кое кебек. Аны берничә кат укыйсың, укыган саен яңалык ачасың. Сара Абдулла Алишның “Велосипедлар” җыентыгын укып туймый, 100 кат укыса да, тагын укый. Мин аңа беркайчан да "Моны укыдык инде, әйдә башкасын карыйк", димим, – ди әни кеше.

Лилия ханымның китап мәдәниятен бик тә үстерәсе, әһәмиятен күтәрәсе килә. Шушы эшкә үзенең аз гына өлешен кертү өчен тотынган. Ул бу эшеннән башкалар да илһамланып, кыю адымнар ясап, файдалы эшләр башкаруларын тели. Без дә аңа ярдәм итик, татар китапларының күбрәк булуына үз өлешебезне кертик, дуслар!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар язма героеның шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 сентябрь 2019 - 14:06
    ӘТИ ЙОРТЫ Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр.
    4847
    2
    96
  • 8 сентябрь 2019 - 10:29
    ИСКЕ ЙОРТ Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде.
    2877
    1
    81
  • 5 сентябрь 2019 - 10:08
    ӘНИ, СУ БИР! Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: ”Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез”, - дияр кебек.
    2457
    0
    59
  • 24 август 2019 - 18:02
    ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ) Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште.
    1888
    0
    20
  • 2 сентябрь 2019 - 14:57
    СУКЫР ЯЗМЫШ Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.
    1580
    0
    18

  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    106
    0
    2
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    110
    0
    0
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019