Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛЫККА КИТЕП... КИРЕ КАЙТМАГАННАР

Каникуллар – күңел ача торган чор. Ялда балыкка бару да күңелле бит. Тик хәзер балыкка йөрү дә куркыныч шөгыльләрнең берсе булмагае!

Ник дигәндә, кичә, 19 июньдә, Карелиянең Ладога күлендә коточкыч фаҗига булган. 15-16 яшьлек биш яшүсмер балыкка киткән. Ләкин көчле шторм аркасында алар утырган көймә кире капланган.

Егетләрнең икесе ярга чыгып җитә алган. Хәзер аларның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Әмма өчесенең язмышы әле һаман да билгеле түгел. Табылмаган яшүсмерләр арасында 2001 елда туган кыз да бар.

Яшьләр Сортавал шәһәрендә яшәгән. Балыкка үзләре генә киткән булган. Трагедия урыны каладан – 40 чакрым ераклыкта. Ярга чыгып җитә алган яшүсмерләр кызның һәлак булуы турында әйтә. Тик әлегә коткаручылар моны расламый.

Хәзерге вакытта яшүсмерләрне  258 кеше эзли. Бүген күлдәге шторм бераз тынган.

Былтыр, 2016 елның июнендә Сямозерода шундый ук трагедия булган иде. Ул вакытта лагерьда ял итүче 47 яшүсмер һәм аларны озата баручы 4 кеше көймәгә утырып походка киткән. Нәтиҗәдә 14 кеше һәлак булган иде.

Сакланганны саклармын дигән бит Ходай да! Берүк үзегезне һәм якыннарыгызны саклый күрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев