Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛЛЫДАН НИЧЕК БАШ ТАРТЫРГА? 6 АДЫМ

Ничек җиңел генә итеп баллыдан баш тартырга? Инструкция!

 

Сүз уңаеннан, баллы ризыклардан бөтенләйгә баш тартырга кирәкми. Табиблар баллы ризык күләме рационның 10%ын тәшкил итәргә тиеш, ди. Бу артык авырлык җыю һәм кариес барлыкка килү ихтималын киметәчәк. Мисал өчен, 70 килолы кешегә тәүлегенә 60 г баллы ризык ашарга мөмкин. Әгәр 5%ка кадәр җитсәгез, сәламәтлегегез тагын да ныгыр. Әмма баллыдан баш тарту җайлы эш түгел. Нишләргә?

 

1. Әздән башлагыз. Әгәр моңа кадәр чәйне өч бал кашыгы шикәр комы белән эчсәгез, хәзер икене салыгыз.

2. Ач тормагыз. Тамак тук булганда, баллы ризык ашыйсы килми.

3. Җиләк-җимеш соклары эчмәгез. Аларда шикәр күп. Бер дә булмаса, согын эчкәнче, җиләк-җимешнең үзен ашагыз. Алай файдалырак булыр.

4. Этикеткаларга игътибар итегез. Кибеттән ризык алганда составында шикәр мөмкин кадәр азрак булганын алыгыз. Игътибарлы булыгыз: шикәр кетчуп, ипи кебек ризыкларда да бар. Аларның атамалары башка да булырга мөмкин: кара патока (черная патока), агава сиропы (сироп агавы), кукуруз сиропы (кукурузный сироп), турбинадо, мальтодекстрин, декстроза. Болар барысы да шикәр.

5. Баллы ризыкны башка әйберләр белән алыштырыгыз. Мисал өчен, баллы булмаган җиләк-җимеш, чикләвек яки сыр ашарга мөмкин.

6. Үзегезне яратыгыз. Көтмәгәндә күбрәк итеп баллы ризык ашап ташласаң, берни дә булмый. Иң мөһиме – көн дә шулай булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев