Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕНДӘ – «ЙОЛДЫЗЛЫ» ТУҢДЫРМА!

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан дәүләт циркында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты узды.

Ике сәгать дәвамында яшь артистлар башкаруындагы дәртле җырлар, биюләр, буйлы курчаклар, сабын куыклары, аниматорлар тамашачыларның күңелләрен ачты, бәйрәм хөрмәтенә һәр кунакка туңдырма бүләк ителде.

Балаларны яклау көнендә, республиканың беренче затлары 2021 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 40 лауреатына һәм җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды. Циркта узган бәйрәм концертында «җиңүчеләр номерлары» тәкъдим ителде, сәхнәдә иң-иңнәр чыгыш ясады. «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары һәм җиңүчеләре бу кичне тамашачыларны  дәртле эстрада номерлары белән сөендерде.

«Бүгенге чара Татарстан Президенты кушуы буенча фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган беренче проект. «Созвездие-Йолдызлык»ның финал концертларын һәркем карый алмый, шуңа күрә, бу олы һәм изге бәйрәмгә багышлап, киң күләмле тамаша ясау карары кабул ителде. «Йолдызлык» балалары һәрвакыт тынычлык һәм шатлык, чәчәк атучы, якты Россия өчен чыгыш ясый һәм безнең төп максатыбыз һәрбер балага бу бәйрәмдә уңай тәэссирләр, онытылмас мизгелләр бүләк итү!», – дип фикерләре белән уртаклашты «Созвездие-Йолдызлык»ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, әлеге концерт «җылылык йолдызлыгы». «1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, «Йолдызлык» бөтен илгә танылган тарихи җирдә циркта беренче тапкыр. Минемчә, бу остазларның, Дмитрий Туманов һәм әлеге хәрәкәт эшенә өлеш кертүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән тәҗрибә» –, дип ассызыклады ул.

«1 июнь көнне ике зур бәйрәм халыкара балаларны яклау көне һәм ата-аналар көне. Әлеге чара белән без чын мәгънәсендә изге бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Моннан тыш, республиканың талантлары бүген дәүләт стипендияләре алачак. Бу балаларның да, укытучыларның да, оештыручыларның да казанышы» , дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Концерт ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сириус» белем бирү үзәге һәм талантлар университеты ярдәмендә узды.

Фотолар Тататрстан Республика Дәүләт Советы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев