Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАРНЫ АВАРИЯДӘН НИЧЕК САКЛАРГА?

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүче балалар саны һаман югары булып кала бирә. Өлкәннәр юлларда балаларны саклау-яклауда салкын канлылык күрсәтә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен нишләргә? БүгенТатарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында шушы сорауларга җавап эзләделәр.

Кызганыч, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле проблема һаман да кискен булып кала бирә. Балалар катнашындагы аварияләрнең кимемәве исә республика җитәкчелеген аеруча борчуга сала.

Май аенда – дүрт үлем!


Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча төп дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов китергән мәгълүматларга караганда, 2019 елның 4 аенда республикада балалар катнашында аварияләр саны кимемәү генә түгел, бераз арткан да әле. Шушы вакыт эчендә юлларда барлыгы 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 3 бала һәлак булган, 140 ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

- Әлеге аварияләрнең 71 е балаларны таптату белән бәйле булса, һәр икенче юл-транспорт һәлакәтендә исә бала – пассажир. Ә иң мөһиме, бу юл-транспорт һәлакәтләренең 90 процентында (!) нәкъ менә машина йөртүчеләр гаепле, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Соңгы вакытта үлем белән тәмамланучы аварияләр саны кинәт кенә арткан. Мәсәлән, май аенда гына да аварияләрдә тагын 4 бала (!) һәлак булган. Аларның бары тик 1 се генә – пассажир. Калганнары – җәяүлеләр.

Әлеге һәлакәтләрнең сәбәпләре нинди соң? Беренче чиратта, әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү. Соңгы аварияләрнең берсе исә йөртүченең рульдә озак утырып, 18-19 сәгать дәвамында ялсыз хәрәкәт итүе нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Кызганыч, кайбер очракларда өлкәннәр юлда балаларны саклауга әллә ни зур игътибар бирми. Игътибар бирми генә түгел, салкын канлылык та күрсәтә, хәтта. Мәсәлән, ике көн элек кенә Чүпрәле районында ЮХИДИ инспекторлары мәктәп автобусын туктата. Нәтиҗәдә, 18 баланы (!) имтиханнан алып кайтучы автобус йөртүчесенең исерткеч эчемлек кулланган хәлдә булуы ачыклана.

Ярар, автобус йөртүчесе алкоголь тәэсирендә булган дип уйлыйк, ди. Ә бит автобуста укытучы да бар. Ул кая караган – аңлашылмый!

Юл йөрү кагыйдәләренә лагерьларда өйрәтәчкәләр


Хәзер җәйге каникуллар башлана. Бу исә машина хуҗаларына юлларда тагын да саграк булырга кирәк, дигән сүз. Мәсәлән, 2018 елның җәйге өч аенда гына да репсубликада юл-транспорт һәлакәтләрендә 10 бала һәлак булган. Бу - 2018 елда аварияләрдә үлгән балаларның яртысыннан күбесе (!).

Шуңа күрә быел җәйге яллар вакытында балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклап калуга аеруча зур игътибар биреләчәк. Әлбәттә инде, беренче чиратта, җәйге лагерьлар ярдәмгә киләчәк. Биредә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча махсус эшчәнлек башларга планлаштыралар. Алай гына да түгел, тиздән республика лагерьлары юл йөрү кагыйдәләренә бәйле сурәтләр, билгеләр белән бизәлә башларга мөмкин. Бу тәкъдимне Премьер-министр урынбасары, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров кертте.

Хәтерлисездер, быел Татарстан Президенты җәйге лагерьларны төзекләндерү өчен 1,4 миллиард сум акча бүлеп бирде. Бу - якынча 20 лагерь ремонтланачак дигән сүз. Шамил Гафаров исә әлеге акчаларның бер өлешен нәкъ менә җәйге лагерьларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтә торган сурәтләр, билгеләр белән бизәүгә тотарга киңәш итте.

- Әлеге эшләр өчен бер миллион сум акча тоттык ди. 20 лагерьга якынча 50 мең сум акча туры килә дигән сүз. Бу акчага лагерьларда юл йөрү кагыйдәләренә төшендерү буенча күпме файдалы контент булдырырга мөмкин бит. Ике атна эчендә ким дигәндә 5 юл билгесен ятлап була, - дип ассызыклады җитәкче.





Рәмзия ЗАКИРОВА


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев