Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР ЖУРНАЛИСТИКАСЫ НИ ХӘЛДӘ? /ФОТО/

Бүген КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасында “Милли матбугат системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы” II республика фәнни-гамәли конференциясе узды. “Ялкын” журналына аерым секция багышланган иде. Ул “Ялкын” журналы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исеме астында үтте.

Чарада республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар катнашты. Башкортстан, Чувашиядән дә шактый фәнни эшләр кабул ителгәнлеге билгеле. Конференциядә милли матбугат, аның киләчәге, әлеге өлкәне үстерү-камилләштерү өлкәсендә балалар матбугатының роле турында үзара фикер алыштылар.

“Ялкын” журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин конференциядә катнашучыларны журнал эшчәнлеге, аның проектлары белән таныштырды. Мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимова чыгышында яңа технологияләр, аларны куллануга басым ясады. Журналның җаваплы сәркатибе Айгөл Абдрахманова укучыларга үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итте. Журналны әзерләү, чыгару белән бәйле серләрне ачты. “Мәкалә язарга ничек өйрәнергә?”, “Журналист булу өчен нишләргә кирәк?” кебек сорауларга җаваплар бирде.

Конференциянең иң күңелле өлеше, әлбәттә инде, бүләкләү тантанасы булды. Чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт хатлары тапшырылды. Арча шәһәре 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, “Ялкын” журналы яшьләр редколлегиясе әгъзасы Рүзәл Шәрипов конференция Гран-приена лаек булды. Хәтерләсәгез,  “Ялкын” журналының 95 еллык туган көнен бәйрәм итү тантанасында ул “Ялкын” журналының махсус стипендиясе иясе дә булган иде.



Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев