Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР ПРОЕКТЛАРЫ ӨЧЕН ГРАНТ ОТ!

13 июньгә кадәр Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы балаларның һәм яшьләрнең җәмәгать берләшмәләреннән грантлар алу өчен гаризалар кабул итәчәк. Әлеге максатлар өчен барлыгы 18,4 миллион сум акча каралган.

Быел әлеге берләшмәләр гаризаларын grantminmol-rt.ru сайты аша электрон рәвештә бирәчәк. Гариза бирүчеләр проектның актуальлеген, аның максатларын һәм бурычларын, шулай ук уздырыласы чараларның планын, бюджетын һәм көтелгән нәтиҗәләрен санап үтәргә тиеш.

Балаларның һәм яшьләрнең җәмәгать берләшмәләренә әлеге грантлар алты юнәлеш буенча биреләчәк:

  • Иҗади үсеш (яшьләр арасында фәнне, белем бирүне, мәгарифне, мәктәп һәм студент үзидарәләрен үстерүне, креатив индустрияне үстерүгә булышлык итүче проектлар);

  • Һөнәри үсеш (студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеген, эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру һәм яшьләрнең проффесиональ үсешенә шартлар булдыруны күздә тоткан проектлар);

  • Иҗтимагый үсеш (волонтер хәрәкәтенең үсешенә, сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен һәм авыл тормышын популярлаштыруга багышланган проектлар);

  • Милли үсеш (актуаль милли продуктлар булдыруга, ватандашлар белән элемтәләр булдыруга, яшьләр арасында халыкара һәм милләтара багланышларны үстерүгә юнәлгән проектлар);

  • Куркынычсызлык (яшьләр арасында куркынычсызлык дәрәҗәсен үстерүгә, шул исәптән интернеттагы куркынычсызлык, җәмгыятьтәге негатив күренешләр, экстремизм һәм терроризм идеологияләре профилактикасын күздә тотучы проектлар);

  • Патриотик тәрбия бирү (эзләү отрядларына, гражданлык-патриотлык һәм җәмәгатьчелек инициативаларына, патриотик медиа-проектларга ярдәм итүче проектлар).


Экспертлар киңәшмәсе башта проектларга читтән торып бәя бирәчәк. Аларның тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерәчәк. Соңрак - июнь аенда - һәр проект экспертларга презентация рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Җиңүче җыелган баллар суммасы буенча билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр буенча һәр проектның 1 миллион сумга кадәр грант оту мөмкинлеге бар.

Яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов сүзләренчә, бу бәйге катнашучылар өчен аңлаешлы һәм гади, ә бөтен яклар өчен ачык, киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар файдага булырга тиеш. "Шуңа күрә без грантлар бирүнең форматын үзгәртергә, берничә конкурсны берләштерергә булдык. Шул рәвешле грантларны дәгъва итүчеләр өчен әлеге бер зур электрон мәйданчык булдырдык, экспертлар советын яңарттык. Ләкин нәтиҗәләр гадел булсын өчен тавыш бирүдә кеше факторын юкка чыгару йөзеннән анонимлык барыбер сакланачак. Без бу грантлар өчен бәйгедә булдыра алган күбрәк проетлар, берләшмәләр катнашыр, дигән өметтә. Чөнки хәзер шәп, файдалы идеяләр белән янучы яшьләр күп, кайвакыт аларга бу идеяләрен тормышка ашыру өчен ярдәм генә җитми. Бигрәк тә Татарстан районнары яшьләрен активрак катнашырга чакырабыз", - ди яшьләр министры.

Грантлар отуда катнашуның шартлары һәм конкурс нигезләмәсен grantminmol-rt.ru сайтында таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев