Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР ДА ОЛЫЛАР ЯРАТКАН КҮҢЕЛ АЧУ ЧАРАЛАРЫ: ТОП-10

Без, балалар гына уйнарга, хыялланырга, күңел ачарга ярата, дип ялгышабыз. Төптәнрәк уйлап карасаң, асылда, балалар өчен булган күңел ачу чараларын олылар да үз итә, ирек кенә бир син аларга! Кызык өчен генә, әти-әниеңнән дә сорап кара әле, алар нинди күңел ачу чараларына мөкиббән икән? Елмаеп, оялып кына булса да җавап бирми калмаслар. Ә безнең рейтинг менә мондыйрак:

1. Һава шарында очу

Мондый шарда очу шактый кыйбат. Тик кайвакыт аны шәп кенә ташламалар белән дә табып була. Кайбер шарларда хәтта кәнфит һәм эчемлекләр белән дә сыйларга мөмкиннәр.

2. Батут

Кечкенәләр өчен бу –рәхәтләнеп сикерү өчен рәсми рәвештә рөхсәт ителгән урын, ә олылар өчен офиста утырганнан соң кул-аякларны язып җибәрү ысулы. Өстәвенә, батутта сикерү мускулларны ныгыта, координацияне яхшырта һәм чыдамлылыкны арттыра.

3. Актив ял итү паркы

Мондый парклар һәр зур сәүдә үзәгендә диярлек бар. Монда батут та, шарлы бассейннар да була. Баулы лабиринтлар да җитәрлек.

4. Аквапарк

Катлаулы уку атнасында аквапарк “тау”ларыннан сикереп төшеп, суга чумудан да рәхәтрәк нәрсә бар икән?! Аквапаркка бару балаларга энергияне чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, биеклек һәм тирәнлектән куркуны киметәчәк, йөзүгә кызыксынуны арттырачак. Хәер, балаларга гына түгел, аквапарк олыларга да файдалы. Баласы белән килгән әти-әни тау асты мәгарәләреннән, биек-биек таулардан да рәхәтләнеп шуып төшә алачак.

5. Виртуаль чынбарлык уены

Бу уен вакытында сезне платформага бастырып, башыгызга шлем кидертәләр, кулга корал бирәләр. Боларның барысы да бу чынбарлыкка ышанырга ярдәм итә.

6. Аэроторбада очу

Бу зур пыялага астан көчле һава агымы менә. Нәкъ менә ул ирекле рәвештә очарга мөмкинлек бирә. Беренче секундларда яңа хисләр бераз куркытырга да мөмкин. Күпләр моны парашюттан сикерү белән чагыштыра. Ләкин, аннан аермалы буларак, аэроторбада очу куркынычсыз һәм инструктор ярдәмендә башкарыла.

7. Боулинг

Боулингтан ләззәт алыр өчен, кагыйдәләрне өйрәнү, күнекмәләр уздыру мәҗбүри түгел. Балалар кайвакыт боулингны олылардан да шәбрәк уйный. Чөнки алар шарны тәгәрәтүнең идеаль вариацияләрен исәпли ала. Бер юлда 6 кеше ярыша, дип исәпләсәң, бик бюджетлы күңел ачу чарасы булып чыга бу.

8. Квест

Биредә төрле серләрне дә чишәргә мөмкин, хәтта тылсымлы бүлмәдән чыгар өчен “Алохомора!” дигән әфсен-төфсеннәрне дә укып була. Квестларның бүген ниндиләре генә юк!

9. Теплоходта йөрү

Әлеге төр ял – бер көн эчендә берничә тарихи урынны карау, гаилә белән төшкән матур фотолар ясау өчен менә дигән мөмкинлек.

10. Скалодром

Үзеңне Том Круз итеп хис итәр өчен чын таулар эзләп йөрергә дә кирәк түгел. Профессиональ инструкторлар белән булган скалодромнар – әле бу шөгыльдә беренче адымнарын гына ясаучылар өчен менә дигән урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев