Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАГЫЗДА ИНТЕРНЕТКА БӘЙЛЕЛЕК ЮКМЫ?

Бүгенге көндә Россия балаларның 10-26%ында Интернетка бәйлелелек күзәтелә. Бу турыда балаларның медиакиңлектә куркынычсызлыгы темасына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Европада әлеге сан бераз түбәнрәк икән: 5-15%ны тәшкил итә. Ник дигәндә, анда Интернеттагы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлгән махсус программалар эшли.

- Интернетта утыру спорт, ашау, йоклау, дәрес хәзеләү һ.б. хисабына булмаска тиеш, - ди Татарстанның баш балалар психиатры һәм наркологы Степан Криницкий.

Интернетка бәйлелек турында сүзләр XX гасыр ахырында ук йөри башлый. Мәсәлән, психиатр Уиберли Янгның 1996 елда “Интернет бәйлелек: яңа зәхмәт” дигән язмасы басылып чыга. Әлеге вакыйгадан соң  тикшеренүләр бу “авыру”дан интегүчеләрнең саны елдан-елда арта баруын күрсәтә. Бүгенге җәмгыятьнең зур проблемасы булып торса да, интернет бәйлелек рәсми рәвештә авыру буларак бүгенгәчә теркәлмәгән.

Республика наркология диспансерының клиник психологы Мария Щевлягина әйтүенчә, нинди дә булса матдәләргә (наркотик, алкоголь һ.б.) карата бәйлелек булган кешеләрдә Интернетка бәйлелек тә тизрәк һәм ешрак барлыкка килә, ягъни нәрсәгә дә булса бәйле булуга кеше организмы ияләнә, моңа бик тиз бирешүчәнгә әйләнә.

Балаларда Интернетка бәйлелекне булдырмау өчен профилактика чаралары:



  • баланың буш вакытын кызыклы итеп үткәрү (түгәрәкләр, кызыклы һәм файдалы шөгыльләр һ.б.);

  • Интернетта утыру вакытын чикләү;

  • гаиләдә кагыйдәләр булдыру;

  • әти-әнинең балага үрнәк күрсәтүе.


Баланың яшеннән чыгып, Интернетта утыруының киңәш ителгән вакыты:



  • 0-3 яшь – телевизор карау, гаджетлар куллануны тулысынча тыярга;

  • 3-7 яшь – көненә 30 минут;

  • 7-10 яшь – 30-50 минут;

  • 11-18 яшь – көненә 1-3 сәгать.


Интернетка бәйлелек ни өчен барлыкка килә соң?



  1. Мәгълүматның кыска итеп бирелүе, Интернетта утырган өчен “бүләкләү” (лайк, комментарий, репостлар) кешедә дофамин – бәхет гармоны бүленеп чыгуга китерә.

  2. Әлеге дофаминның кеше организмына тәэсире бик көчле. Белгечләр “лайк”, “репост”, “ретвит”ларга бәйлелекне наркотик, алкогольгә бәйлелек белән бер, ди.

  3. Үз-үзеңә соклану, үзеңне башкаларга күрсәтә алу, үз фикереңне җиткерү мөмкинлеге дә дофамин бүленеп чыгуга китерә.


2018 елда Интернеттагы ситуация:



  • социаль челтәрләрдә 2017 ел белән чагыштырганда 9 миллионга күбрәк кеше утыра башлаган;

  • 61% кеше Вконтакте социаль челтәрен куллана;

  • 2 сәгать 19 минут - социаль челтәрләрдә утыруның уртача вакыты;

  • 35% Facebookны куллана;

  • 63% кеше YouTubeта утыра.


P.S. Балаларга еш кына начар йогынты ясаса да, ышанасызмы, юкмы, тик Интернетта утыру олы яшьтәгеләр өчен бик файдалы икән. Гаджетлар куллану нейрон җепселләренең артуына, ә, димәк, баш миенең яхшырак эшли башлавына, хәтернең яхшыруына китерә

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо, ваш сайт очень полезный!