Логотип Идель
Бу – тема!

“БАЛАЧАК – УЙНАР ЧАК”: яңа күргәзмә ачылды /ФОТОЛАР/

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге бәйрәмгә “Татмедиа” да үзеннән өлеш кертте: бүген, 31 май көнне анда “Балачак – уйнар чак” (“Детство — Крылатые качели...”) дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә тәкъдим итү өчен “Сабантуй”, “Ялкын” һәм “Салават күпере” журналлары битләрендә басылып чыккан иң яхшы фотолар сайлап алынган. Аларда төрле өлкәләрдә уңышларга ирешкән малайлар һәм кызлар сурәтләнгән. Әлеге балалар бүгенге ачылыш тантанасына да чакырулы иде.

Күргәзмәне “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин ачып җибәрде:

– Балалар әлеге фотолардагы кебек шат һәм бәхетле булып үссен өчен олылар бар көчләрен куярга тиеш, – диде ул. Шулай ук фотографларга үзенең рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

Аннан Андрей Кузьмин балалар белән берлектә фотоларны карады. Малай-кызлар фотолардан үзләрен тапты, чупа-чупс белән сыйланды.

Күргәзмәдә Владимир Васильев, Анна Арахамия, Илназ Мөхәрләмов, Ринат Нәҗметдиновның иҗат җимешләрен күрергә мөмкин. Биредә фотолар әле тагын бер ай дәвамында эленеп торачак. Теләгән һәркем, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча урнашкан “Татмедиа” бинасының беренче катына килеп, күргәзмәне карый ала.

Зилә САБИТОВА


Илназ Мөхәрләмов фотолары


 





























Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев