Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛА ГЫНА ДИМӘ...

Елгада коенырга үлеп яратучы Бенни балыкларга бик кызыккан. “Ихх, шул балыклар төсле суда йөзсәң икән ул! Менә бәхет, ичмасам. Киләсе Раштуага теләк теләргә кирәк әле Сантага – миңа шундый сәләт бирсен ул, иң тиз йөзүче балыклардан да тизрәк йөзер өчен. Күрше малае Джо да масаймый башлар иде миннән бераз гына яхшырак йөзүе белән”.

Раштуа килеп җитә, теләкне тели, әмма Сантаның эше артык күп булганмы, супер-сәләт иңми Беннига. Нишләргә инде хәзер... Кулларым балыкларның канатлары сыман булса, йөзеп тә күрсәтер идем. Канатлар... Туктале, ә ник соң минем үземә шундый канатлар ясамаска! Хәзер әтидән узган ел кискән, сарайда байтак кына кипкән наратны сорап алам да, шуны юнып балык канатлары ясыйм.

Тарихтагы беренче ишкәк аякларны (бу очракта – куллар) АКШның беренче Конституциясе авторларының берсе Бенджамин Франклин 12 яшендә уйлап таба. Галим һәм уйлап табучы хөрмәтенә аның туган көне - 17 гыйнвар - Балалар уйлап тапкан әйберләр көне буларак игълан ителгән.

Ниндидер катгый кагыйдәләр һәм калыплар белән чикләнмәгән, фантазияләре бай булган бәләкәй уйлап табучылар нинди әйберләр ясап тарихка кереп калган икән?

Нолан Ленард, АКШ


Юл билгеләре – машина хәрәкәтен көйләү өчен үтә мөһим әйберләр. Әмма аларга шулкадәр күнегәсең, хәтта инде нинди билгене узып киткәнеңне дә искәрмисең. 11 яшьлек Нолан Ленард та моны сизеп алган. Һәм Streethawk дигән җайланма уйлап тапкан. Әлеге җайланма юл билгеләренә беркетелә һәм машиналардагы навигаторларга, смартфоннарга хәбәр җибәрә. Машина эчендәге җайланмалар исә йөртүчене тавыш хәбәрләре белән алда нинди юл билгеләре булганы турында кисәтеп куялар. Streethawk кояш энергиясендә эшли – монда аның кимчелеге була да. Әмма эре компанияләр малайның уйлап тапкан әйберсен тиз арада камилләштерәләр, нәтиҗәдә – Нолан эшләнмәсе бөтен дөнья буйлап тарала.

Джона Кон, АКШ


Гитарада уйнарга ярата торган 14 яшьлек Джона көй чыгарырга дип инструментын кулына ала. Әмма көй һаман килми, үсмер уйланып утыра бирә. Башын гитарага куеп, төрле вариантлар сайлап утырганда Джона теше белән ялгыш кына кылларга тиеп китә. Башына таралган вибрация гади, әмма гениаль уй тууга сәбәпче була: саңгырауларга да бит музыканы вибрация ярдәмендә “тыңлатып” була! Өлкән галимнәр моңа башта сәерсенеп кенә карыйлар, әмма үсмер үзлегеннән көй дулкыннарын тактиль тәэсирләргә әйләндерә торган җайланма ясый. Шушы җайланма аңа Google Science Fair конкурсында җиңү һәм $25 000лек саллы гына “бонус” китерә.

Катя Трушева, Россия


Кайсыбыз гына йолдызларга таба сәяхәт итәргә, төрле планеталарда кунак булырга хыялланмады икән! Менә Мәскәүдән 13 яшьлек Катя Трушева да мондый сәяхәтләрне төшләрендә күреп интегеп беткәч, бөтенләй яңа тип космик очкыч моделен уйлап таба. Катя исәпләүләре буенча галактиколет (әлеге корабның төрен кыз нәкъ шулай дип билгели) кояштан кала безнең планетага иң якын йолдыз Проксима Центаврага 40 мең елда түгел, ә нибары 40 елда очып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлбәттә, бу артык оптимист исәпләр, әмма Катяны хәтта НАСА (АКШ космик агентлыгы) халыкара конференциясендә чыгыш ясарга чакыралар. Димәк, әлеге идеянең яшәргә тулы хокукы бар.

Жозеф-Арман Бомбардье, Канада


Очкычлар җитештерүче дөньяның иң эре компанияләрнең берсе – Bombardier га нигез салучы Жозеф-Арман гап-гади фермер гаиләсендә үсә. Балачакта ул дин эшлеклесе булырга хыяллана, шуңа күрә әти-әнисе аны семинариягә укырга җибәрәләр. 1920 елның кышында 13 яшьлек малай ялларга өенә кунакка кайта. Бәйрәм уңаеннан ул туганнарына гаҗәеп җайланма – механик чаналар тәкъдим итәргә вәгъдә бирә. Бер-берсенә тоташтырылган ике чанага Ford T машинасы двигателе, ә аңа зур самолет пропеллеры беркетелгән була. Гаҗәпләнгән һәм шатланган халык каршында бәләкәй уйлап табучы һәм аның ир туган Леопольд чаналарны кабызалар, һәм юлга кузгалалар. Алар туган Валькур шәһәрчеге урамнары буйлап җилләнеп кайткан арада, куркынган әтиләре куркыныч машинаны шундук сүтәргә куша. Әмма балачактагы тәҗрибәсе Жозеф-Арманның хәтеренә нык кереп кала – дингә китми кала ул, аның каравы очкычлар җитештерә башлаганчы нәкъ менә карда йөри торган машиналар (снегоход) чыгарган танылган компаниягә нигез сала...

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Халкыбызны? борынгы традициял?рен кил?ч?к буыннарга да илтеп ?иткерерг? тырышучы Б?тенд?нья татар конгрессы Башкарма комитеты Ак калфак татар хатын-кызлар и?тимагый оешмасы ?зене? бер к?чм? утырышын юкка гына шул ?итди темага багышламады. Милли уеннар т?рбия х?зин?се диг?н исем астында ул Балтач районында узды. Татарстан районнарыннан ??м 5 т?б?кт?н килг?н 100г? якын ханым, Ак калфак р?исе Кадрия Идрисова ?ит?кчелегенд?, бала т?рбиял??д? уеннарны? ???мияте турында эшлекле с?йл?ш?д? ??м практик к?нег?л?рд? катнашты.