Логотип Идель
Бу – тема!

КОНКУРС: ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ /НӘТИҖӘ/

Дуслар, июнь ахырында без укучыларыбыз арасында «ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ» бәйгесе игълан иткән идек. Бер атна дәвамында «Ялкын» укучылары  ИҢ ШӘП «ҖИЛӘКЛЕ» ФОТО өчен тавыш бирделәр. Ниһаять, нәтиҗә ясарга вакыт җитте. 

Конкурста  Сөмбел Миннегалиева җиңү яулады. Аның фотосы барлыгы 392 тавыш (!) җыйды. 


“Быелгы җәй җир җиләгенә бик бай булмаса да, бакча җиләгенә бик бай булды. Үзебезнең бакча җиләге башка бернинди җиләкләргә дә килми инде… Үзләре эреләр, үзләре телеңне йотарлык тәмлеләр!!!” - дип язган иде ул үзе җибәргән фото астына.

Сөмбелне чын күңелдән тәбрик итәбез. Ул "РИВЬЕРА" АКВАПАРКЫНА билет белән бүләкләнә.

Икенче урында - Камилә Сабирова (141 тавыш)


Өченче урында - Фәния Миннегалиева (119 тавыш)


Икенче һәм өченче урын алучыларны шулай ук «Ялкын» журналыннан истәлекле бүләкләр көтә.

Кадерле җиңүчеләребез, бүләкләрне алу өчен 8-9172836545 номеры буенча  безнең белән элемтәгә керегез. КӨТӘБЕЗ!

Кечкенә генә бәйгебездә катнашкан һәркемгә зур РӘХМӘТ!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев