Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙГЕ: “ИҢ ШӘП ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫСЫ!” /НӘТИҖӘ/




Бүген, нәкъ менә бүген билгеләргә тиеш без иң шәп туган тел укытучысын.



26нчы апрель - Тукай туган көн булса, 25нче апрель "Ялкын" версиясе буенча Татарстанның иң шәп туган тел укытучысын билгеләнгән көн буларак тарихка кереп калсын әле.Бу конкурс гадәттәге бәйгеләрдән бермә-бер аерылып торды. Беренчедән, катнашучылар саны аз (без бик борчылдык бу күренешкә). Икенче яктан безне куандыра торган күренеш тә булды. Тавыш бирүдә 3462 кеше (!) катнашты. Гаҗәеп! Мәктәп белән генә түгел, район, шәһәр белән тавыш бирдегез! Афәрин!!!


Ярар, озын сүзнең кыскасы, җиңүчеләрне билгелибез!


1 нче урын: Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы (956 тавыш)
2 нче урын: Хөсәенова Фәйрүзә Васил кызы (877 тавыш)
3 нче урын: Сабитова Тәслимә Әфләтүновна (761 тавыш)


Татарстанның иң шәп туган тел укытучысы, ягъни Зөлфия апа хәзер бөтен кешедән аерылып торачак. Чөнки без аңа дусларыбыз @tatarchacasual ясаган милли бизәкле сумка бүләк итәбез! Милли җанлы булуыгыз моннан соң күренеп үк торачак! ?





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев