Логотип Идель
Бу – тема!

БӘЙГЕ: ИҢ-ИҢ ШӘП УКЫТУЧЫ АБЫЙ /ТАВЫШ БИРҮ/

Тиздән 23нче февраль - барлык ир-егетләрне котлау вакыты җитә. Яңа бәйге уздыру өчен дә менә дигән сәбәп бу. Мәктәптә эшләүче ир кеше укытучылар саны күп түгел. Әйдәгез, шул укытучыларны барлыйк һәм иң яхшы ир кеше укытучыны бергәләп билгелик әле. «Иң-иң шәп укытучы абый» кайсы мәктәптә эшли икән?! «Ялкын» журналы версиясе буенча Татарстанның иң шәп ир кеше укытучысын бергәләп сайлыйк. 

Сез тавыш бирергә әзерме? Алайса, киттек!


ТАВЫШ БИРҮ:


[poll id="19"]




1. Зарипов Рәмис Рафаэль улы - Иннополис шәһәре мәктәбе укытучысы.




"Минем исемем Зарипов Ансар. Мин Иннополис мәктәбенең 5нче сыйныфында укыйм. Ә минем әтием Рәмис Рафаэль улы бу мәктәптә физика укытучысы булып эшләгән иде. Ул бик тыныч һәм сабыр холыклы. Дәресләрен бик кызык үткәрә иде. Безгә хәтта өйдә дә тәҗрибәләр күрсәтә."




2. Равил Фирдәвес улы - Азнакай шәһәре гимназиясенең укытучысы.



Азнакай шәһәре гимназиясенең 1нче сыйныф укучысы Шәмсиев Искәндәр "Иң-иң шәп укытучы абый" дип үзенең физкультура укытучысын саный. Менә ни дип язган ул безгә яраткан укытучысы турында:

"Безнең гимназиядә минем иң яраткан дәресемне - физкультураны - Равил Фирдәвес улы укыта. Аның дәресләре бик тиз үтеп китә, чөнки ул аларны бик кызыклы итеп үткәрә. Равил Фирдәвес улы  яшь укытучы, шуңа да карамастан бик тырыш, белемле. Дәрестән тыш та төрле спорт ярышларында катнашабыз, уеннар уйныйбыз. Кич белән спорт залы гөрләп тора. Укучылар гына түгел, укытучылар, әти-әниләр дә спорт белән кызыксыналар: волейбол уйныйлар, бокс белән шөгыльләнәләр. Спорт сараенда да бокс түгәрәге алып бара, андагы укучыларының да уңышлары бик күп. Укытучыбызның башка һөнәрләре дә күп: гимназиядә үтүче бәйрәмнәрне музыкаль яктан бизәп тагын да эчтәлеклерәк итә. Район мәдәният йортында бию түгәрәгенә йөри, җырлый да әле ул. Ничек барысына да өлгерә микән?! Равил Фирдәвес улы иң-иң шәп укытучы абый, дип уйлыйм мин. Ул бар яктан да безгә үрнәк."




3. Илһам Мөнир улы - Балтач мәктәбе укытучысы.




Балтач мәктәбенең 3В сыйныф укучысы Мөхәммәд Гомәров үзенең укытучысына шигырь багышлаган:

Иң шәп укытучым!


Минем иң шәп укытучым
Ул – Илһам Мөнир улы,
Өйрәтә очкыч серләрен
Ул барлык укучыга.


Тырышып үлчәп алабыз,
Төгәл итеп кисәбез,
Аннан үрнәк алып шулай
Тырышабыз ясарга.


Очкычыбыз ерак китсә
Шатлана укытучым.
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.







4. Иксанов Әнәс Абдулла улы - Казан шәһәре Идел буе районының 129нчы рус-татар мәктәбе укытучысы.




"Минемчә, Әнәс Абдуллович “Иң-иң шәп укытучы абый” исеменә лаек. Ул үз эшен бик яратып башкара, күңелен биреп эшли. Аның дәресләрендә вакыт үткәне сизелми дә.  Укытучыбыз бик матур шигырьләр дә яза әле", - дип хәбәр итте безгә Мәликә Насыбуллина. Ул 129нчы мәктәпнең 2Б сыйныфында белем ала икән.




5. Габдуллин Гөлүс Әхәт улы - Сарман урта мәктәбе укытучысы. 



Сарман урта мәктәбенең горурлыгы булган Габдуллин Гөлүс Әхәт улы 1959 елда туган. 2000нче елдан бирле Сарман урта мәктәбендә Тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыта. Сарман Яшьармиячеләр хәрәкәтенең координаторы да әле ул. Сарман мәктәбе укучыларның иң яраткан укытучысы спорт белән кызыксына, волейбол ярышларына бик теләп катнаша.




6. Кашапов Юныс Абдулхамит улы - Балык Бистәсенең 2нче гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.




Кашапов Юныс Абдулхамит улы Балык Бистәсенең 2нче гомуми белем бирү мәктәбенең иң тәҗрибәле укытучысы булып санала. Ул информатика дәресен укыта. Шулай ук ул балаларны YandexЛицейга әзерли, программалар язарга өйрәтә. Үткән елда «Ел укытучысы» конкурсында катнашып, яхшы урынга лаек булган Юныс Хамитович "Иң-иң шәп укытучы абый" булырга тиеш, диләр аның укучылары.




7. Гобәйдуллин Ранил Мөнир улы - Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе укытучысы.




Хәерле көн хөрмәтле «Ялкын» журналы!

Сезгә хат яза Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Юныс Молдашев. Безнең сыйныфыбызда 19 укучы. Без бик тату, бердәм. Иҗат итәргә яратабыз. Туган тел укытучыбыз без язган шигырьләрне «Сабантуй» журналына җибәреп тора. Алар журнал битләрендә басылып чыккач, без бик шатланабыз. «Иң-иң шәп укытучы абый» бәйгесе турында да ул хәбәр итте. Сыйныф җитәкчегез турында языгыз, дип тәкъдим ясады.

Безнең сыйныф җитәкчебез – Гобәйдуллин Ранил Мөнир улы. Ул безгә тарих фәнен укыта. Без аны сыйныф җитәкчесе һәм укытучы буларак та яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Аның дәресләрен көтеп алабыз. Ул бик күп белә. Дәрес материалыннан тыш күп мәгълүмат бирә. Бер соравыбызны да җавапсыз калдырмый. Сыйныф сәгатьләрендә авыл тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның батырлыгы, авылыбыз пионерлары, чишмәләр хакында сөйли. Ул безне кызыксындыра белә, шуңа күрә проект эшләрен дә шушы темаларга якын итеп сайлыйбыз. Районда, республикада булган  музейларга, табигать кочагына экскурсияләр оештыра. Югары сыйныф укучылары белән Болгар шәһәрчегендә дә булды.

Спорт белән шөгыльләнә. Чаңгыда йөрергә, йөзәргә ярата. Безне дә дәресләрдән соң чаңгы шуарга әйди.

Кабат сәламнәр белән Юныс Молдашев.




8. Вахитов Илшат Рәфит улы – Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.




Вахитов Илшат Рәфит улы – химия фәне укытучысы, югары белемле, КДУны 2002нче елны тәмамлаган, педагогик стажы - 13 ел.

Безнең бәйгегә фото җибәрер алдыннан, мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8-10нчы сыйныф укучылары арасында “Иң-иң шәп укытучы абый” дигән анкета тутыру да оештырганнар. Анкеталарында Илшат Рәфит улы турында төгәл, белемле, сабыр, аңлаучан, намуслы, озын буйлы, чибәр кеше, көләч йөзле, шаян, киң күңелле дип язучылар бик күп булды, диләр укучылар. Остазларыннан алган белемнәре районда гына түгел, республика, бөтенроссия күләмендә уздырылган ярыш-бәйгеләрдә дә җиңү яуларга ярдәм итә бу мәктәп укучыларына. "Фидакарь мөгаллим Илшат Рәфит улының үзенә генә хас эш приоритетлары, үз кыйбласы бар. Аның офыгы киң, фикере тирән, карашы заманча", - дип язганнар алар безгә аның турында.




9. Бакиров Рүзил Флорид улы - Актанышның икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы.




Бакиров Рүзил Флорид улы – математика фәне укытучысы, югары белемле, Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлаган,  педагогик стажы - 7 ел.

Мәктәптә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8-10нчы сыйныф укучылары арасында уздырылган “Иң-иң шәп укытучы абый” дигән сораштыруда аның турында "дәрестә теманы аңлаешлы итеп сөйли, «безнең хәлгә керә белә», «суперский укытучы», акыллы, тыйнак, дип язучылар күп.  "Ул безнең креатив фикер йөртүче буларак билгеле", - диләр бу укытучы турында мәктәптәгеләр. Күп төрле методик эшләнмәләр авторы да, бөтенроссия һәм республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, эксперименталь чараларда җиңүче дә. Дөньяны яхшы якка үзгәртәсе килү теләге аны мәктәпкә китергән. Яшь буынны акыллы, белемле, кызыклы итеп күрәсе, язмышларны матуррак итәсе килү теләге дистә еллар буе балалар янында эшләргә көч һәм сабырлык бирә.




10. Корчагин Николай Иванович - Биектау районы Шуман мәктәбе укытучысы.




Николай Иванович күп еллар мәктәптә эшли. Баштарак укытучы булса, соңрак мәктәп директоры була. Ул – үз эшенең остасы. Һәр дәресе – әкияткә сәяхәт! Зур, якты мәктәп, иркен спорт залы, актлар залы, остаханә –  болар барысы да Николай Иванович казанышы, диләр мәктәптә.

Зөлфәт Абдрахманов, Биектау районы Шуман төп мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы безгә мондый хат язган:

«Рәсем һәм технология дәресләрен безнең мәктәптә Корчагин Николай Иванович алып бара. Барлык укучылар да аның дәресләренә бик теләп йөриләр, чөнки монда хыялланырга, нәрсәдер уйлап чыгарып күрсәтергә була. Николай Иванович безне карандаш белән дөрес эшләргә, төсләрне дөрес сайларга, предметларны урынына урнаштырырга, композицияләр тудырырга өйрәтә. Моның белән шөгыльләнү миңа бик кызык.

Ул җиһазландырган технология кабинетына керсәң - үзеңне әкияти геройларда кунакта итеп сизәсең. Ул  геройларны агачтан яки каен тузында ясый – алар «тере» кош, хайваннарны хәтерләтә - алар белән сокланмый мөмкин түгел. Ул ясаган пейзажга күзең төшсә, үзеңне урманга яки елга буена эләккән кебек хис итәсең.

Һәр дәрескә "җан кертеп", Николай Иванович безне гади әйберләрдә матурлык күрергә өйрәтә. Ул безгә болай ди: «Кем матурлыкны күрә белә, беркайчан да начар эш эшләмәс!»




11. Шайдуллин Марат Самат улы - 17нче татар гимназиясе укытучысы.




Шайдуллин Марат Самат улы 17нче татар гимназиясендә 1991 елдан бирле укытучы булып эшли. Ул физкультура дәресен укыта.

"Укытучы ул һөнәр генә түгел, ә сәләт тә, - ди аның укучылары. - Безнең иң яраткан укытучыбыз ул Марат Саматович. Аның физкультура дәресләренә рәхәтләнеп йөрибез. Олимпиадаларга да әзерли ул безне, аның тырышлыгы белән төрле ярышларда да һәрвакыт катнашып торабыз. Үз эшенә бөтен күңелен биреп эшли торган кеше ул безнең Марат Саматович".




12. Ситдиков Габдулла абый – Балтач районының Сосна авылы мәктәбе укытучысы.




Балтач районының Сосна авылында туып-үскәннәр бертавыштан "Иң шәп укытучы абый" дип үзләренең Габдулла абыйларын атыйлар! Ул күп еллар буе бу мәктәптә хезмәт, физкультура, җыр фәннәрен укыткан.


"Көздән бәрәңге басуында, җәй көне печән җыюда, ындыр табагында эшләгәндә дә, мәктәп бакчасында да безнең янәшәдә булды ул. Белем бирү генә түгел, эшкә өйрәтүе өчен дә бик рәхмәтле без аңа. Һәрберебезнең тормышта үз урыннарыбызны табып, хезмәт куюыбызда аның да тырышлыгы зур. Менә шушындый изге күңелле укытучылар укытканга күрә, үзебез дә нечкә күңелле, ярдәмчел, хезмәт сөючән булып үскәнбез. Рәхмәт, Габдулла абыем! Иң Шәп Укытучы абый – Сез!", - дип язган безгә аның укучысы Гөлфәния Никитина. Габдулла абый турында язма белән сайтыбызда таныша аласыз: “РӘХМӘТ, ГАБДУЛЛА АБЫЕМ!”




13. Хәмидуллин Данис Мәхмүт улы - Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе укытучысы.




Данис Мәхмүт улы Хәмидуллин Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

"Минем уйлавымча, Данис абый иң-иң шәп укытучы, чөнки аның белмәгән бернәрсәсе дә юк. Башка фәннәргә караган сорауларга да ул тиз һәм төгәл җавап бирә ала. Без белмәгән сорауга җавапны әйбәтләп аңлатып бирә. Ул 3 дистә ел буе безнең авыл мәктәбендә белем бирә. Данис Мәхмүт улы быел «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» бәйгесендә катнашты, анда да алдынгы урын алды. Аның сыйныфындагы укучылар имтиханнарын гел уңышлы тапшыралар. Менә шуңа күрә дә мин аны иң-иң шәп укытучы абый дип саныйм", - дип хат язган безгә бу мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Диас Шаһиәхмәтов.




14. Шакиров Рәдис Наил улы - Арча районы төп гомуми белем мәктәбе укытучысы.




Шакиров Рәдис Наил улы Арча районы  төп гомуми белем бирү мәктәбендә химия биология, география фәннәрен укыта.

Рәдис абыйны иң-иң шәп укытучы икәнлеген шуннан белергә була - мәктәпнең күп кенә укучылары имтихан биргәндә курыкмыйча химия, биология фәннәрен сайлыйлар һәм  уңышлы тапшырып чыгалар. Быелгы уку елыннан башлап Рәдис абый мәктәп директоры вазифасында да эшли башлаган.




15. Заһидуллин Рафис Әскәр улы - Алабуга шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы.




Рафис Заһидуллин - Алабуга төбәгенең иң танылган, хөрмәткә лаеклы  шәхесе. «Яшь журналистлар» берләшмәсе җитәкчесе. Аның кырык елга сузылган иҗат юлында, төрле газета-журналларда һәм аерым китаплар, җыентыклар булып, хикәяләре, публицистик язмалары әледән-әле басылып тора. Балалар иҗат үзәгенең «Яшь журналистлар» һәм «Сәламәтлек формуласы» берләшмәләре җитәкчесе буларак, Рафис абый таләпчән, дәрманы ташып торган оптимистик рухлы. Һәр нәрсәгә иҗади якын килергә, зирәк акыллы сүзләре, киңәшләре белән безне һәрвакыт рухландырып, канатландырып тора.




16. Миннебаев Раил Рафил улы - Әтнә районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укытучысы.




Раил Рафил улы Миннебаев - информатика укытучысы. Раил абый бик әйбәт укытучы, ул яхшы күңелле, игътибарлы, түзем. Өлкән сыйныфларда Раил абый информатика фәнен, ә башлангыч сыйныфларда физкультура дәресләре укыта. Дәрестән тыш әле укытучыбыз “Роботикс” дигән дәрестән тыш эшчәнлек тә алып бара. Бу эшчәнлеккә без бик теләп йөрибез. Эшчәнлектә Раил абый безгә техник-конструкторлык сәләтләрен үстерү белән беррәттән, эш-хәрәкәтләрне компьютерда программалаштыру нечкәлекләренә дә өйрәтә.




17. Романов Антон Андреевич – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33нче номерлы мәктәбе укытучысы.






Аида Гәрәева, 8нче сыйныф укучысы: «Антон Андреевич безнең мәктәптә педагог-оештыручы булып эшли. Өстәвенә быелдан профком рәисе дә булып тора. Ул хокук саклаучылар отрядын, вожатыйлар төркемен һәм мәктәп радиосын җитәкли. Аның укучылары төрле конкурсларда югары үрләргә ирешәләр! Соңгылардан «Искиткеч вожатый»  республика конкурсының район этабында 1 урын яулауны әйтеп үтәргә була.  

Антон Андреевич күп төрле талантларга ия шәхес: ул оста биюче, аһәңле тавыш иясе, кичәләрне күңелле итеп алып баручы да. Кызыклы сценарийлар язып, укучылар белән сәхнәгә куючы. Үзе шул чараларда төрле рольләр башкаручы да ул! Ләкин иң мөһиме ул – безнең өчен үрнәк укытучы абый. Һәрвакыт мөлаем, ярдәмчел һәм актив булуы белән сокландыра. Сәламәт яшәү кагыйдәләрен үз итә, спортны ярата: мәктәп күләмендә үткәрелә торган футбол, волейбол ярышларында теләп катнаша.  

Үзенең эшчәнлеген күрсәтеп, 2017 елда безнең Антон Андреевич «Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» дигән һөнәри осталык республика конкурсында икенче урын яулады. Без аның белән чиксез горурланабыз! 

Антон Андреевич һәрвакыт нидер уйлап таба, гадәти әйберләргә яңа сулыш кертергә тырыша. Менә 7-8нче сыйныфта укучы егетләребез һәм әтиләр өчен «Чын ир-егетләр клубы»н оештырды. Минем әтием дә бу чарада катнашачак.  

Остазыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, аңа яңадан-яңа үрләр яулавын телисе килә!»






18. Валиев Илмар Илдар улы – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33нче номерлы мәктәбе укытучысы.




Алисә Гафарова, 9нчы сыйныф укучысы: «Илмар Илдар улы бездә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Ул мәктәпкә 2014 елда “Безнең яңа укытучы” гранты җиңүчесе буларак килгән. Яшь булуына карамастан, минемчә, ул бик акыллы һәм тәҗрибәле укытучы. 

Ул дәресләрне бик эчтәлекле итеп әзерли. Яңа теманың иң мөһим өлешен кызыклы итеп сөйли белә. Илмар Илдаровичның һәр дәресе файдалы һәм күңелле үтә. Ул иң авыр сорауларга да җавап бирергә әзер, теманы аңламый калсаң, аңа рәхәтләнеп мөрәҗәгать итә аласың. Кайвакыт сыйныф ике төркемгә бүленеп, тарихи вакыйгалар турында дискуссияләр үткәрәбез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, һәр төркем үз фикерен дәлилләргә тырыша.  

Дәресләрдән тыш, Илмар Илдар улы мәктәптә “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” клубын җитәкли. Укучылар, укытучылар һәм хәтта ата-аналар командалары да бар бездә. 6-11нчы сыйныф укучылары арасында бу уенны үз итүчеләр күп. Өлкән сыйныфлар үзләре дә сораулар әзерли һәм алып баручы ролен башкаралар. Бу интеллектуаль уенны укучыларның көтеп алуы һәм яратып катнашуында һичшиксез Илмар Илдаровичның хезмәте зур. 

Укытучыбыз үзенең әдәпле, итәгатьле булуы белән дә безнең өчен үрнәк булып тора. Ул – иң шәп ир-ат укытучы!»




19. Шәйдуллин Рөстәм Рәшитович – Азнакай районы Тымытык урта мәктәбе укытучысы. 




Азнакай районы Тымытык урта мәктәбе укучылары үзләренең география һәм хезмәт укытучысын - Рөстәм абый Шәйдуллинны - иң-иң яхшы укытучы диләр! Рөстәм Рәшитович – бик тырыш укытучы. Ул түгәрәкләр дә җитәкли, конкурсларда да катнаша, Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай булып бик оста чыгыш ясый икән.

Ул укучылары - яшь конструкторлар белән төрле-төрле әйберләр (атап әйткәндә, арматура бөгү җайланмасы, роликлы кечкенә калай бөккеч, электр белән эшли торган газон чапкыч, агач кыру станогы һ.б.)  ясап, Азнакай,  Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә үткәркелгән “Кулибин – XXI гасыр”, “Яшь даһи” дигән конкурсларда катнашты, призлы урыннар яулады.

Ул – шахмат түгәрәге җитәкчесе дә. Аның шахмат уены командасы да, аерым укучылары да районда һәм мәктәптә уздырылган ярышларда даими рәвештә җиңүгә ирешә.

"Рөстәм абый география дәресләрен бик кызыклы итеп үткәрә. Ничек кызык итеп үткәрмәсен?! Ул бит әле сәяхәтче укытучы да. Җәйге ял вакытында  гаиләсе белән Мисырда, Төркиядә булды, Азов, Кара, Кызыл, Урта диңгез буйларында да ял итте ул, шул  илләрнең табигате белән танышты. География укытучылары белән Чиләбе өлкәсе янындагы Иремель тауларына да менде.  Аның укучылары география һәм геология буенча үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннарны яулыйлар.

Ул авыл тормышында да актив катнаша. Спартакиада вакытында шахмат ярышларында көч сынаша. Ул – Сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.  Сайлау вакытларында, кечкенә чемоданын тотып, килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләрне тавыш бирдереп кайта.

Рөстәм абый - гаиләсендә тормыш иптәшенең, 2 кызының, әнисенең ныклы терәге. Ул хуҗалыгында да бик тырыш. Умарталар тота, бал аерта. Кыскасы, Рөстәм абый - бар яктан да бик булган кеше. Мин аңа катлаулы хезмәтендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телим", - дип язган безгә яраткан укытучысы турында Азнакай районы Тымытык урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Алия Шәйдуллина.




20. Сафин Ленар Яхъя улы - Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе укытучысы.




Сафин Ленар Яхъя улы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә инглиз  теле, физкультура предметларын укыта. Шулай ук ул волейбол һәм туризм түгәрәкләрен алып бара.

"Минем өчен Ленар абый иң яхшы укытучы, чөнки аның ярдәме белән мәктәптәге балалар бик актив спорт белән шөгыльләнә башладылар. Күптән түгел безнең мәктәп командасы чаңгы ярышы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча район мәктәпләре арасында 1нче урын алды, ә Шәмсиева Алинә яшьтәшләре арасында 3нче урынга лаек булды", дип хәбәр итә безгә бу мәктәпнең 5нче сыйныфында укыган Ислам Шәмсиев.




21. Бәдгиев Ринат Мәгъфүр улы - Балтач районы Салавыч күппрофильле лицее укытучысы.




"Иң яраткан көнебез - шимбә, чөнки ул көнне иң яраткан укытучыбызның 2 дәресе керә. Ринат Мәгъфүр улы - безнең иң якын кешебез, хәлебезне аңлаучы. Ринат абый безнең өчен шәхси психологка тиң, һәрчак терәк ул безгә. Ул безне һәр авырлыклардан да чыгу юлы бар икәнлегенә ышандыра белә.

Ул бик тә түземле һәм тыныч укытучыларның берсе. Ринат абыйның дәресләре могҗизалы бер дөнья ул. Җәмгыять белеме дәресләрендә безгә үзебезнең хыялларда булган эшмәкәрлеккә якынаерга булыша, күэелебезгә яткан һөнәрләрне “ачарга” булыша. Тарих дәресләре аеруча кызыклы үтә. Ул элекке вакытларны хәзерге заманга тиңләтеп сөйли, кызыксындырып аңлата. Шулай ук ул берничә телдә сөйләшә белә, безне төрледән-төрле акцентлар һәм чит телдә ничек сөйләшүе белән кәефләребезне күтәреп көлдерергә сәләтле кеше.

Ринат абыебыз аны мактаганны яратмый. Ләкин чынбарлыкта ул һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган кеше. Ринат абыебыз безнең класс өчен әтидәй бик якын кеше.

Бәдгиев Ринат Мәгъфүр улы - иң шәп укытучы һәм талантлы кешеләрнең берсе", - дип язган безгә Балтач районы МБГБУ “Салавыч күппрофильле лицее”ның 8нче сыйныф укучысы Гүзәл Хурамшина.




22. Гыйләҗев Ранил Фәритович - Балтач районы Салавыч күппрофильле лицее укытучысы.




"Мин Салавыч күппрофильле лицееның 7нче сыйныфында белем алам. Барлык укытучыларымны да яратам һәм хөрмәт итәм. Ләкин шулар арасыннан иң яратканым –  “Тормыш иминлеге” дәресләрен алып баручы укытучым – Гыйләҗев Ранил Фәритович.

Ранил абый – Яңгул авылы егете. Бүгенге көндә Балтач бистәсендә яши, безнең лицейда укыта. Ул укытучылар династиясеннән. Аның  ике апасы Шеңшеңәр мәктәбендә, берсе Казанның 79нчы мәктәбендә укыта. Энесе академик ялда. Ә Рауза һәм Гөлзада апалары дәрәҗәле укытучылар булып,  лаеклы ялга чыктылар.

Ранил абый турында нинди генә матур фикерләр әйтсәм дә, аз булыр кебек. Ул гади гаиләдә үскән, тирән белемле, сабыр, кешелекле, көчле рухлы, яңалыкка омтылучан, сүзгә сак карашлы, таләпчән укытучы. Балаларны чын күңеленнән ярата, алар белән эшләгәндә вакытын кызганмый. Без аның дәресләрен һәрвакыт көтеп алабыз. Дәресләрдә фикер йөртергә, шул фикерне әйтә алу гына түгел, яклый белергә дә өйрәтә. Аның биргән белем һәм тәрбиясе безгә киләчәк тормышыбызда бик кирәк булачак әле. Ранил абый дәрестән соң безне төрле ярышларга әзерли , шулар арасыннан иң истә калганы – “Хәвефсез тәгәрмәч”, - дип безгә хат язган Алинә Зиннәтуллина.




23. Садыйков Рафис Фаяз улы - Балтач районы Салавыч күппрофильле лицее укытучысы.




Садыйков Рафис Фаяз улы - музыка укытучысы. Аның дәресләрендә акт залы җыр белән яңгырап тора ди. Һәрчак елмаеп торган, шат күңелле укытучыны балалар бик ярата.

"Рафис абыйга кадәр безгә берничә укытучы белем бирде, ләкин аларның бөтенесенең дә шуклыгын, шаянлыгын кушсаң да, Рафис Фаяз улына тиң булмаслар. Рафис абыйны беренче көннән үк яраттык, аңа ачылдык. Рафис абыйның дәресләреннән чыгасы да килми.

"Балалар музыка дәресендә дә ял итмәсәләр, кайда ял итәргә тиешләр соң алар?" дигән сүзләрен бигрәк тә яратабыз аның. Без Рафис Фаяз улы дәресендә ял итәбез, дияргә була. Дәресләрдә төрледән-төрле җырлар җырлыйбыз. Музыка дәресендә күтәрелгән кәеф көне буена сузыла. Коридорда балкып торучы Рафис абыйны күрүгә үк бөтенебезнең йөзләренә елмаю килә.

Мин аңа алдагы тормышында да шундый ук шат күңелле, бала җанлы булып калуын телим", - дип яза Гүзәл Хурамшина, Балтач районы МБГБУ “Салавыч күппрофильле лицее”ның 8нче сыйныф укучысы.




Сез тавыш бирергә әзерме? Алайса, киттек!


ТАВЫШ БИРҮ:


[poll id="19"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев