БӘЙГЕ: “ИҢ ГҮЗӘЛ УКЫТУЧЫ” /ҖИҢҮЧЕ/

Бәйрәм һәм бәйрәм яллары узды, ә күтәренке кәеф әлегәчә саклана. Язның хуҗаларча хөкем сөрә башлавы да куандырмый калмый. Шуңа өстәп, без дә сезне куандырырга булдык.

Бүген "Иң гүзәл укытучы" бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Иң шәп укытучы абыйны сайлаганда, тавыш бирүчеләр саны бермә-бер артыграк булды. Әмма бу укытучы апаларыбызны азрак яратабыз дигән сүз түгел, шулай бит?!?

Берничә көн дәвамында бәйгегә 12 эш кабул итеп алдык. Бәйрәм яллары арасында "Ялкын" журналы сайтында тавыш бирү уздырылды. 2642 кеше "Ялкын" версиясе буенча "Иң гүзәл укытучы"ны билгеләүдә катнашты. Шунысын әйтергә кирәк: бөтен укытучылар өчен дә тавыш бирүчеләр саны бер тирәдә булды. Шулай да өч укытучы өчен тавыш бирүчеләр аеруча күп булды.

Шулай итеп, нәтиҗәләр:


1нче урын: Әхмәтханова Рүзилә Фирдинанд кызы
- Әтнә районы Олы Мәңгәр (597 тавыш)


2нче урын: Насипова Гүзәл Шәйхетдин кызы
- Азнакай шәһәре гимназиясе (429 тавыш)


3нче урын: Лукоянова Кристина Николаевна
- Казанның 129нчы мәктәбе (276 тавыш)


Котлыйбыз! Бездән Сезгә - дипломнар һәм истәлекле бүләкләр. ? ??

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    3195
    3
    38
  • 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    3035
    1
    18
  • 5 февраль 2020 - 16:42
    МИЛӘШ АЧЫСЫ Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.
    1954
    2
    35

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019