БӘЙГЕ: "ИҢ ГҮЗӘЛ УКЫТУЧЫ"

Сәлам, дустым.

Яз исен сизәсезме? Без менә бик яхшы сизәбез. Редакция тәрәзәләрен киң ачып саф һава сулыйбыз, идеяләр туплыйбыз һәм сезнең өчен бик күп яңалык әзерлибез.

Шундый яңалыкларның берсе - "Иң гүзәл укытучы" бәйгесе. 8нче март алдыннан укытучыларыбызны, гүзәл затларыбызны куандырыйк әле.

Нишләргә кирәк?


1. "Ялкын" журналының почтасына (yalkin@bk.ru) укытучыгызның фотосын, тулы исем-фамилиясен, кайсы мәктәптә эшләве турында мәгълүмат язып җибәрергә.


(Укытучылар турында инша язу мәҗбүри түгел. Исем-фамилия, кайсы мәктәптән булуы турында мәгълүмат булса, шул җитә.)



2. Тавыш бирүдә катнашырга. Бөтен мәктәп, авыл, район, шәһәр җирлеге белән тавыш бирергә.


Эшләр 4нче мартка кадәр кабул ителә.


Җиңүче гүзәл затыбыз 11нче март көнне билгеләнәчәк.

Киттекме?

ИГЪТИБАР: Бу юлы "узган бәйгедә тавыш бирә алмадык" диючеләрнең сүзләрен истә тотып, сораштыру башка платформада узачак. 


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
681
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
749
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
1054
0
0