Логотип Идель
Бу – тема!

БӘХЕТ ӨЧЕН КҮП КИРӘКМИ: БҮГЕН - БӘХЕТ КӨНЕ

"Бәхет өчен бик күп кирәк мени? -
Җитә аңа кайчак бер чәчәк»
,


- ди Фәнис Яруллин. Һәркем өчен бәхет төшенчәсе үзенчә аңлашыладыр инде ул... Ә сез беләсезме, бәхетнең үз көне бар! Һәм ул бүген! 2012 елдан бирле 20 март  Халыкара Бәхет көне дип игълан ителә.

Әлеге дата юкка гына сайлап алынмаган. 20 март көнне көн белән төн тигезләшә. Шуның кебек үк һәр кеше тигез дәрәҗәдә бәхеткә лаек!

Әлеге көн ничек бәйрәм ителә?


Кайбер илләрдә әлеге бәйрәм берничә атнага сузыла. Бу көннәрдә ярлыларга, авыруларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Кешеләр ешрак елмаерга, яхшы гамәлләр кылырга тырыша, кечкенә бүләкләр ясый. Синең елмаюың гына да кемнедер бәхетле итәргә мөмкин бит!

Бәхетле булуның 3 гади сере:


Беренче карашка, бәхетле булу бик авыр кебек. Ә чынлыкта исә бу бик гади: елмаю, кем белән дә булса рәхәтләнеп сөйләшү, берәр тәмле әйбер ашау... Кеше вак әйберләрдән дә ямь табарга, аларның да кадерен белергә өйрәнгәч үзен бәхетле хис итә.  Моңа ничек өйрәнергә соң?

  1. Үткәннәр өчен рәхмәтле булырга.


Гармониядә яшәр өчен элегрәк синең белән булган вакыйгаларның кадерен белү кирәк. Нәкъ менә алар аша үтеп, кеше бүгенгегә ирешә. Һәр хата – ул зур тәҗрибә, һәр очрашу белән нәрсәгә дә булса өйрәтә. Рәхмәтле була белсәк кенә тормыштагы борчулар безгә алай ук авыр бирелмәс.

  1. Бүгенгеңне ярат.


Һәр мизгелнең кадерен белергә һәм аннан ләззәт алырга тырышу мөһим. Якыннарны яратырга, аларны кичерергә һәм үпкәләрне онытырга кирәк. Үзебез бәхет чыганагы булыйк. Дөнья - ул зур көзге һәм анда безнең кәефебез чагыла.

  1. Киләчәккә ышанырга. Бәхет булу өчен яхшылыкка ышанырга кирә


Кеше үзен бәхетле хис итсен өчен сәбәпләр җитәрлек! Һәм алар шундый гади:



  1. Бүләкләр бирү.

  2. Иртәләрен йөгерү.

  3. Сәяхәт итү.

  4. Туңдырма ашау.

  5. Кызыклы китап уку.

  6. Чирәмдә яланаяк йөрү.

  7. Арганчы бию.

  8. Туйганчы йоклау.

  9. Тау шуу.

  10. Берәрсенә ярдәм итү.

  11. Баланың елмаюы.

  12. Яраткан музыканы тыңлау.

  13. Шоколад ашау.

  14. Матур кием кию.

  15. Кочаклашу.

  16. Берәр кешене шатландыру һ.б.


Исемлекне син дә дәвам итә аласың, дустым! ;-)

Һәр көнне үзеңне бәхетле хис итү бик җиңел. Ә инде Бәхет көнендә без бәхетле булуның бик җиңел һәм бик кирәкле икәненә тагын бер кат инансак иде! ;-)


Комментарийларга языгыз әле: нәрсә ул сезнең өчен бәхет?

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев