Логотип Идель
Бу – тема!

Бүген нинди бәйрәм?

Дөньяда без белгән, яратып көтеп алган төрле бәйрәмнәрдән тыш, колак ишетмәгән кызыклы бәйрәмнәр дә бар. Яндекс яисә Гуглда кызык өчен генә “Бүген нинди көн?”- дип эзләп кара әле, артлы күпсанлы кызыклы бәйрәмнәргә тап булырсыз. Ярый, бүген синең өчен үзебез эзләдек, һәм синең бүгенге көнеңне тагы да матуррак һәм күңеллерәк итәрдәй ике бәйрәмне аерып алдык. Күңелеңә кайсы ошый, шунысын сайла.

 

Тәмле ризык көне




Шунда ук сорау туа: ә дөньяда иң тәмле ризык – нәрсә? Безнең өчен барысын да өйрәнеп, туплап куйган интернет дустыбызга мөрәҗәгать итсәк, ул күз күрмәгән, колак ишетмәгән ашамлык исемнәре тәкъдим итәчәк, кайберләренең исемнәрен әйтеп бетерә торган да түгел хәтта. Тик шулай да, күп сораштыруларда иң тәмле ризык буларак пицца билгеләнә. Ә безнеңчә, иң тәмле ризык – ул үз кулың белән пешергәне. Бөтен кеше дә тәмле итеп ашарга пешерә белми бит, диярсең. Килешәбез, тик үзеңнең ашарга пешерүгә осталыгыңның ни дәрәҗәдә икәнлеген исәпкә алып, син дә үзең өчен бүген менә дигән ризык әзерли аласың. Мисал өчен, гади генә йомырка тәбәсеннән дә искиткеч тәмле төшке аш хәстәрләргә була: бары бераз помидор, кызыл борыч, яшел суган, укроп өстәп җибәр, һәм менә дигән хуш исле төшке аш әзер!

 

     Асфальтка рәсемнәр ясау көне


 



Ничә яшьтә булсак та, күңелдә без барыбыз да диярлек балалар булып калабыз. Ә балачак дигәч, күзалдына ниләр килә соң? Кичкә кадәр дуслар белән уйнау, кире чыгармаслар дип куркып, өйгә су эчәргә керми йөрүләр, үзебезчә рәсем ясыйбыз дип, асфальт буяулар. Ә нигә моны кабатламаска ди? Вакыт үтү белән куллар да остаргандыр, төсле акбурлар ал һә-әм... Ә калган барысы да синең фантазияңнән тора. Эх, моны язганда үземнең дә асфальтка берәр ни ясыйсы килеп китте. Кыскасы, исемеңне матур итеп язып куйсаң да, бу бәйрәмне билгеләп үттең дип саный аласың!

 

 


 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев