Логотип Идель
Бу – тема!

БҮГЕН - ХАЛЫКАРА АШ КӨНЕ

БИРЕМ: "Аш көне" дигән бәйрәм дә бар димени?

Бу фани дөньяда нинди генә бәйрәм, нинди генә истәлекле дата юк инде, җәмәгать. 5 апрель — Халыкара аш көне дигәнне ишеткәч, бөтенләй хәйран калдым.

Төптән уйлап карасаң, ашка мондый зур хөрмәт күрсәтү юкка түгел икән бит: аның бай тарихы Борынгы Кытай дәүләтенә барып тоташа. Безнең эрага кадәр 100 ел элек ашка охшаган ризык кайнатыла башлый.

Аннары, ашның кеше организмы өчен файдасы турында да әйтмичә мөмкин түгел. Аш ашаган кешенең рационы тулы була, организмны сәламәт тотуын гарантияли.

Шулай булгач организм өчен үтә дә файдалы азыкка аерым бер көн бүлеп бирүләренә гаҗәпләнәсе юк икән.

СОРАУ: Аш — кайда, ничек уйлап табылган?

Беренче булып «soupe» дигән француз сүзе барлыкка килгән. Бу — ашның асылын аңлатуга иң якын килгән беренче төп аңлатма була. Безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә шулпада чылатылган ипи дигәнне аңлата.

Борынгы заманда ашны пешерү, табынга бирү проблема булып саналган, чөнки кайнар шулпа өчен ныклы савыт-саба булмаган. Аларны уйлап табуга хуҗабикәләрнең аш әзерләү процессы бермә-бер җиңеләя.

Европада, Рәсәйдә ашлар 18нче гасырда гына киң таралыш ала. Тик бу инде дөрес формалашкан аш була. Озак та үтми ашны бар дөнья пешерә башлый.

Рәсәйдә аш башта "похлебки" дип атала. Ә "аш" термины Петр I идарәсе вакытында кабул ителә. Ит, балык, яшелчә шулпаларын халык аеруча да ярата.

Милли кухняларда бу азыкның йөзләгән рецепты бар. Җәен дә, кышын да аш ашыйбыз бит. Табиблар хәтта авырганда да шулпа эчәргә куша: аның файдалылыгын бу тагын бер кат дәлилли. Гадәттә, әти-әниләр балаларына аш ашата алмый тилмерә. (P.S.: Балалар, бер дә юкка киреләнәсез! Аш ашказаны эшчәнлеген яхшырта, ферментлар барлыкка китерә). Тик майлы ашлар белән артык мавыкмау кирәк.

Ә үзебезнең татар халкына килсәк "токмач ашы" бер азыкка да баш бирми. Һәр Коръән ашында, юбилей-туган көннәрдә беренче итеп токмач ашы чыгарыла.

ЧИШЕЛЕШ: Бу бәйрәм кайда, ничек үткәрелә?

Бу бәйрәмне һәр гаиләдә үткәрергә киңәш ителә. Әлбәттә, игътибар үзәгендә мәҗлеснең гаепләнүчесе — аш булырга тиеш. Тик ул һәркөнне пешерә торган, сез ияләшкән гадәти аш булмасын. Күпсанлы аш рецптлары арасыннан күңелегезгә яткан берәрсен сайлап алыгыз да, якыннарыгызны шушы сәбәпле-сәбәпсез бәйрәм белән сөендерегез.
Ә безгә сезгә үзенчәлекле вариантлар тәкъдим итәрбез.

ҖАВАП: Бик кызыклы бәйрәм икән бу! Ә иң мөһиме, кирәкле! Нинди файдалы ризык ашаганыбызны белеп тору өчен.

Ясалган нәтиҗәләр:

* Рәсәйдә көненә 30 млрд порция аш ашала.

* Рәсәйлеләр аш яратучылар буларак Кытайлыларга гына юл куя.

* Иң карт аш рецептына 4,7 мең ел.

* Дөньяда бер-берсен кабатламаучы 150 аш рецепты бар.

МИСАЛЛАР:

Айнтопф — алманнарның иң танылган, куе ашы. Аны еш кына ботка белән дә бутарга мөмкин. Бу ашның нигезендә сарделька һәм колбаса ята.



Буйабес — француз балыкчылары ашы. Сатылмый калган балыктан пешерә торган булганнар. Аннары ул арзанлы ризыкка әйләнеп, популярлашып китә. Балыкны шулпада пешергәннән соң яшелчә кушалар да, тәме буенча ухага охшаш аш барлыкка килә. Табынга сарымсаклы соус белән бирелә.



Гаспачо — испаннар ашы. Нигезендә помидор һәм кызыл борыч ята. Бу ашны җәй көннәрендә ашау рәхәт, тәнне "яңартып" җибәрә.



Вишисуаз — бу аш кыздырылган бәрәңге һәм суганнан тора. Соңрак аңа тавык ите кушалар да, пешереп бетерәләр. Ахырда блендерда әйләндереп пюре ясап табынга бирәләр. Салкын килеш ашыйлар.



Калакейтто — сөтле уха. Он да кушыла әле.



Таратор — әчегән сөт һәм кыяр ашы. Сарымсак һәм чикләвекләр аңа үзенчәлекле тәм бирә.



Илүзә БИКЧӘНТАЕВА



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев