Логотип Идель
Бу – тема!

“Бүген диктант язабыз! Этнографик!”

Бүген бөтен Россия диктант язды. Әле ниндине! Этнографикны! Безнең хәбәрчебез дә анда булып, үзе дә диктант язып кайтты.

Мәктәптә уку дәверендә күпсанлы диктантлар язарга туры килде анысы, ә менә этнографик дигәнен язып караган юк иде әле. Шулай итеп, каләмемне алдым да, Халыклар дуслыгы йортына юл тоттым.

Татарстан буенча этнографик диктан 40 мәйданчыкта узды, уздырылу урыннары арасында китапханәләр дә, мәктәп, техникум, дуслык йортлары да, музей, югары уку йортлары да бар. Чарада Россиялеләр дә, чит ил вәкилләре дә катнаша ала, яшь ягыннан чикләү шулай ук юк. Сүз уңаеннан, узган елдан бирле “Этнографик диктант” халыкара дәрҗәдә уздырыла, чөнки аңа Кыргызстан, Таҗикстан, Молдовадан да кушылдылар.



Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын тикшерүгә юнәлтелгән. Биремнәр 30 сораудан гыйбәрәт иде: аларның 20 се Россиянең һәр өлкәсендә бертөрле, 10сы һәр субъект өчен уникаль. Алар арасында “Россиядә ничә республика бар?”, “Матрешка” сүзе нәрсәне аңлата?” дигәннәре дә, “Татарларда кәләш белән кияүне нәрсә белән сыйлыйлар?” кебекләре дә булды.

Санлы фактлар:
- «Зур этнографик диктант» 3 тапкыр үткәрелә;
- тест 30 сораудан тора, аларның 20 се Россиянең һшр өлкәсендә бертөрле, 10сы һәр субъект өчен уникаль;
- диктантны язар өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелде.



Казандагы 27 гимназиянең 9 сыйныф укучысы Ландыш Мөхәммәтгалиева географиядән имтихан тапшыра икән. Белемнәрен сынап кайтыр өчен укытучылары аларның сыйныфын бирегә алып килгән:

- Кайбер сораулар бик җиңел, кайберләре, киресенчә, хәйран катлаулы булды. Тулаем алганда, алар кызыклы итеп төзелгән. Утыз баллның яртысыннан да күп балл җыя алмаганмындыр, дип уйлыйм. Нәтиҗәләр билгеле булгач беләбез инде, - ди ул.

5 лицейның туган тел һәм әдәбият укытучысы Гүзәлия Шәйдуллинаның да диктантта беренче тапкыр катнашуы икән:

- Бирегә укучыларымны алып килдем, килгән килеш үзем дә язып карарга булдым. Кичә сайттан узган елгы сорауларны да карап чыккан идем. Быел сораулар бераз җиңелрәк икән. Шулай да аптыратканнары да булды. Кайберләренә логик фикер йөртеп җавап бирдем. Начар балл җыймаганмындыр дип уйлыйм. Хәзер нәтиҗәләрне көтәбез инде, - дип диктанттан язган соң ясаган нәтиҗәләре белән уртаклаша ул.

Диктантны язган берәү дә буш кул белән китмәде: һәр катнашучыга катнашуы турында таныклык тапшырылды. Нәтиҗәләр тиздән “Зур этнографик диктант”ның рәсми сайтында декабрь аенда билгеле булыр дип көтелә, ә җаваплар белән шушы көннәрдә үк танышырга мөмкин булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

“Эх, минем дә белемнәремне тикшереп карыйсы килә!” – дип уфтаныпп утырасызмы? Әле соң түгел. Теләгән һәркем www.miretno.ru сылтамасы аша тестны онлайн рәвештә уза ала.



Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев