Логотип Идель
Бу – тема!

БҮГЕН - АБИТУРИЕНТ, ИРТӘГӘ - СТУДЕНТ

Бу елда Татарстанда бюджетта уку өчен (бакалавриат, специалитет, магистратура) 15 806 урын бүлеп бирелгән, шулар арасыннан бакалавриат һәм специалитетка 10 554 туры килә. 

Укырга кергән студентларның беренче исемлеге 29 июль көнне чыгачак. Киләсе исемлек 3 август көнне чыга.

Бүген абитуриент, иртәгә студент буласы кешеләр үзләре ниләр кичерә икән? Җәйне тоеп өлгерә алдылар микән? Студент тормышыннан нәрсәләр көтә алар?

Рәфидә Галимҗанова (Саба районы): “Мин быелгы җәйге каникулларны, дөресен әйткәндә, сизми дә калдым. Июньдә экзаменнар дип төн йокылары качса, июльдә уку йортында булган имтиханнар куркытып торды. Барысын да уңышлы гына тапшыргач, бераз җиңел сулап куйдым. Укырга керү - кермәү әлегә билгеле булмагач, тагын шүрләтә.

Документларны КФУның милли журналистика бүлегенә бирдем. Керә алсам, миннән дә бәхетле кеше булмаячак! Студент тормышын үземчә болайрак күз алдына китерәм: яңа танышлар, гел ниндидер маҗаралар, параларга соңга калулар...”

 

 

Айзат Сәгъдуллин (Арча районы): "Аттестат оригиналын КГАСУда калдырдым. Ел дәвамында имтиханга әзерләнү, аны тапшыру шактый авыр процесс булды. 1 ел буе БДИ баштан чыкмады да дип әйтергә була. Аны биргәч, жинел сулармын дип уйлаган идем. Алай түгел икән шул: хәзер түземсезлек белән укырга керү турындагы исемлекләр чыгуын көтәбез. Студентлык чоры күңелле вакыйгаларга бай булыр дип өметләнәм".

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев