Логотип Идель
Бу – тема!

АЗДАН ТӘМ ТАБЫП ЯШӘҮ

Соңгы елларда минималистик яшәү рәвешенә бәйле тенденцияләр аеруча киң таралды. Гадилеккә омтылучылар саны артканнан-арта бара. Мондый кешеләр чын мәгънәсендә кирәкле һәм файдалы әйберләрне генә кулланырга һәм тормышларында чүп-чардан арынырга омтыла, бүгенге көн белән генә түгел, киләчәген дә уйлап яши.

Нәрсә соң ул минимализм? Кыскача итеп әйткәндә, аның нигезендә гадилек, төгәллек һәм универсальлек ята. Кирәкмәгәннәреннән баш тартып, мөһим әйберләргә игътибарны юнәлтү, шул рәвешле тормышны яхшырту – минимализмга хас нәрсәләр. Аның тагын нинди уңай яклары бар соң?

  • Акча азрак сарыф ителә;

  • минималистик интерьер – авыр эш көненнән соң ял итү һәм эшләү өчен иң яхшы вариант, чөнки игътибарны читкә юнәлтердәй предметлар юкка чыга;

  • кирәкмәс предметлар азрак булган саен, җыештыру өчен вакыт та азрак таләп ителә;

  • минималистик гардеробта киемнәр саны аз, алар уңайлы, төрле комбинацияләр, образлар ясап була.


Күп кешеләр өчен минимализмның яшәү рәвешенә әйләнеп баруы бер дә гаҗәп түгел, минемчә. Аны төрле өлкәләрдә күреп була. Һәркайсына аерым тукталырга тәкъдим итәм.

Гардероб

Минимализм кануннарына туры килердәй кием сайлаганда, нәрсәләрне истә тотарга кирәк соң? Рәсемле, ялтыравыклы, артык чуар һәм бизәкле киемнәрне читләтеп үтәргә, ә инде нәзакәтле, шул ук вакытта гади (тегелеше ягыннан) булган, нигездә, ак һәм кара төстәге киемнәргә игътибар итү сорала. Алар киштәдә тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Югары сыйфат, гадилек һәм универсальлек – минималистик гардеробка булган таләпләр шулар.

Интерьер

Монда да барысы да гадилеккә корылган. Интерьердагы предметлар функциональ, компактлы һәм аз булырга тиеш. Минималистик бүлмәләрнең үзенчәлекләре – яктылык, иркенлек һәм идеаль тәртип. Төп төсләр – ак, кара һәм соры. Өйне чуарлап торучы предметлар белән хушлашырга туры киләчәк. Тик дизайндагы мондый кырыслык һәркемнең дә күңеленә хуш килмәскә мөмкин.

Туклану

Әйе, туклану өлкәсендә дә минимализм булырга тиеш. Һәм бу – иң мөһим пунктларның берсе. Туклануда булган минимализм кешенең организмына минераллар, витаминнарның тиешле күләмдә керүе һәм баланслы булудан гыйбарәт. Иң беренче адым – зарарлы ризыклардан баш тарту. Сәгатьләр буе газ плитәсе яныннан китмәгән әниләребез өчен шок булырга мөмкин: тукланудагы минимализм ризык әзерләү вакытын бермә-бер киметә. Яшелчә, җиләк-җимешләр, җиңел әзерләнә торган боткалар, мәсәлән, сәламәтлеккә, вакытка һәм акча янчыгына файда гына китерәчәк.  Димәк, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм үзенең нәрсә ашаганын контрольдә тотучыларны да минималистлар рәтенә кертергә була.

Мартин Лютер Кинг һәм Нельсон Мандела кебек танылган революционерлар гардеробка, өй мәшәкатьләренә азрак игътибар биргән саен, бөек эшләр башкару ихтималы арта бара дип санаганнар.







Әгәр сез дә минималистик тормыш рәвеше алып барырга теләсәгез, берничә киңәш:


1) кибеттән сатып алына торган ризыкларның составын укыгыз, зарарлы кушылмалар булган әйберләр, ярымфабрикатлар алмагыз;


2) пластик, полиэтилен куллануны чикләгез;


3) баш авырткан саен дару эчәргә ашыкмагыз, организм авырулар белән үзе көрәшергә сәләтле;


4) спорт белән шөгыльләнегез. Иртән физик күнегүләр ясый башлау да җитә;


5) булганына шөкер итеп яшәгез һәм күңел күтәренкелеген беркайчан да югалтмагыз!


Лилия Гыймазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев