Логотип Идель
Бу – тема!

“Авыр медаль”нең бәһасе: Алинә Заһитова күпме акча эшләгән?

“Авыр медаль. Җиңүгә ирешү дә авыр булды...” Япониянең Сайтама шәһәрендә узган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында җиңү яулаганнан соң татар спортчысы Алинә Заһитова шулай дип белдерде. Бу аның чемпионаттагы беренче уңышы булды.

Ә ул арада 16 яшьлек Алинәнең бу сезондагы ярышларда 134 мең доллар акча эшләве хакында хәбәр ителде. Бу 8,7 миллион сум, дигән сүз. Сайтамадагы “авыр медаль”, мәсәлән, спортчы кызны 64 мең долларга (4 миллион сумга) баеткан.

Тагын кайда күпме акча эшләгән, дисезме? Европа чемпионатында икенче булу – 16 мең, Гран-при “көмеше”е 18 мең доллар белән бәяләнгән. Моннан тыш Гран-приныж ике этабында җиңү яулау нәтиҗәсендә Алинә 36 мең доллар акча эшләгән, диелә.

Салымнар керемне киметер анысы. Әмма татар кызының төрле тамашаларда чыгыш ясавын, реклама компанияләре белән тыгыз элемтзәдә булуын онытмагыз. Әнә, Американың ESPN телевидение каналы Алинәне дөньяның иң танылган 25 спортчысы исемлегенә керткән һәм еллык кереме 2,5 миллион доллар, дип белдергән. Монысы инде 163 миллион сум дигән сүз.

Нәтиҗә нинди, дисезме? Тырышлык эзсез югалмый ул – Алинәдән үрнәк алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев