Логотип Идель
Бу – тема!

АВЫЛ МӘКТӘБЕ vs ШӘҺӘР МӘКТӘБЕ

«Авыл мәктәбендә шәһәр мәктәбенә караганда укыту сыйфаты начаррак, балалар яхшы белем ала алмый... Анда баланың сәләтен үстерү өчен мөмкинлекләр юк... Гомумән, шәһәрдә уку яхшырак». Таныш сүзләрме? Әллә инде син үзең дә бу имеш-мимешләр белән килешәсеңме?! Ә мин киресен дәлилләргә тырышырмын. Киттек.

Шәһәр мәктәбенең уңай яклары:

1. Мәктәптә укучыларның күп булуы

Бу бик яхшы. Беренчедән, һәркем үзенә дуслар таба, аралаша ала. Берәр нәрсәне аңламасаң, югалып калсаң, һәрвакыт ярдәмгә килерлек дусларың бар. Икенчедән, сыйныфта көчле укучылар күп, ярышып укырга мөмкинлек бар.

2. Өстәмә белем алу мөмкинлеге

Һәр бала күңеленә ятышлы шөгыль таба ала. Җыр-бию, театр, иҗат, спорт түгәрәкләре; гимнастика, балет, музыка мәктәпләре; программистлар, дизайнерлар курслары – кайсын телисең, шунысын сайла.

3. «Шведский стол»

Хәзер күп кенә мәктәпләрдә шундый «мода» керә башлады. Ни телисең, шуны ашыйсың. Бер көнгә, күп дигәндә, 200 сум акча чыга.

4. Буш вакыт

Мәктәптән соң, буш вакытың булса, дусларың белән кафега, кинотеатрга барырга була.

5. Имтиханнарга әзерләнү өчен, репетиторга йөрергә мөмкинлек бар.




Шәһәр мәктәбенең тискәре яклары:

1. Укучыларның күп булуы, икенче яктан караганда, зур проблема да әле ул. Беренчедән, кыюсыз баланың югалып калуы, үз эченә бикләнүе ихтимал. Икенчедән, кайбер ялкау укучылар дәрескә әзерләнеп йөрми, ә укытучының бөтен балаларга да игътибары җитмәскә мөмкин. Өченчедән, класстан тыш чараларда кайбер балаларның читтә калган очраклары да бар.

2. Мәктәпкә йөрү өчен, төрле транспорт чараларына утырырга туры килә. Ә бу – бер яктан, бик чыгымлы; икенчедән, куркыныч та булырга мөмкин.

3. Балалар арасында кемне дә булса үз компанияләренә алмау, аерып калдыру, җәберләү очраклары күзәтелә.

4. Начар компанияләргә кереп китү ихтималы бар.

5. Ашханәдә ашау бик кыйммәткә төшә.

6. Репетиторга, төрле түгәрәкләргә һәм кинотеатр-музейларга йөрү өчен бик күп акчалар кирәк. (Әти-әни кесәсе чыдасын гына!)







Авыл мәктәбенең уңай яклары:

1. Бөтен балалар да таныш, һәркем бер-беренең кайда торуын, ничек яшәвен белә.

2. Мәктәпкә юл якын, җәяү генә йөреп була, күп дигәндә, 15-20 минут вакыт сарыф ителә. Димәк, акчага экономия. Хәтта башка авылга йөреп укырга туры килсә дә, укучыларны мәктәп автобусы йөртә. Акча түләү соралмый.

3. Сыйныфта балалар аз булу сәбәпле, укытучы дәрестә һәрберсе белән дә инвидуаль рәвештә эшли, ярдәм итә ала.

4. Шәһәр мәктәпләреннән аермалы буларак, укытучыларның исем-фамилиясен һәм әтисенең исемен өйрәнеп, «ялгыш әйтмәсәм генә ярар иде» дип куркып утырасы юк. Үзебезчә генә «апа», «абый» диеп эндәшергә була.

5. Лицей-гимназияләрдәгегә караганда, программа аз гына җиңелрәк. Тик шулай да барлык фәннәрдән дә төпле белем бирелә.

6. Иң ялкау бала да дәрестә буш утыра алмый, укытучы барысын да күрә.

7. Төрле бәйрәм чараларына бөтен балалар да актив җәлеп ителә, беркем дә читтә калмый.

8. Спорт инвертарьлары һәр балага да җитә. Кайбер авылларда хәтта махсус җиһазландырылган зур спорт мәйданнары бар. Мәсәлән, безнең авылга, бөтен шартын китереп, махсус чирәм җәеп, шәһәр балалары да кызыгырлык футбол мәйданы ясадылар. Рәхәтләнеп шөгыльлән генә! Шунда ук уен мәйданчыгы да урнашкан.

9. Һәр баланың сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирелә: махсус автобус белән һәр атна саен район үзәгендә урнашкан бассейнга, шугалакка, тренажер залына алып йөриләр.( Бездә шулай!)




Авыл мәктәбенең кимчелекле яклары:

1. Укучылар аз. Ә бу бик начар! Беренчедән, мәктәпнең ябылу ихтималы бар. Аннары, иртүк торып, күрше авылга йөрисе була. Икенчедән, физкультура дәресләрендә күмәк уеннарны – баскетбол, волейбол, футболны уйнарга кеше җитми. Өченчедән, сыйныфта көчле укучылар аз, ярышып укырга мөмкинлек юк.

2. Физика-химия кебек дәресләрдә тәҗрибәләр ясау өчен техник җиһазлар җитми.

3. Ашханә мәсьәләсе монда да бар. Түләү төрле мәктәпләрдә төрлечә: аена 350-800 сум. Килешәм, арзан. Ләкин, иптәшләрем әйткәнчә, бер көнгә 200 сум түләп, үзең теләгән тәмле ризыкны ашау яхшырактыр инде ул.

4. Дәрестә теманы вакытында аңлап калырга кирәк, чөнки репетиторлык юк.

5. Үз-үзеңне төрле яктан үстерү мөмкинлекләре чикләнгән.







Шәһәрдә яки авылда укучылар һәм укытучылар үзләре ничек уйлый икән соң?


Шәмгунова Камилә, 8 нче сыйныф укучысы, Яшел Үзән: «Шәһәрнең дә үз плюслары һәм минуслары бар. Әгәр миннән: «Авылда укыр идеңме, әллә шәһәрдәме?» – диеп сорасалар, барыбер икенче вариантны сайлар идем. Чөнки уку сыйфатына карасак, шәһәрдә дә начар укучылар шактый. Бөтен әйбер дә кешенең үзеннән генә тора. Кайда укуы зур роль уйнамыйдыр дип саныйм».

Оренбург өлкәсенең бер авылыннан шәһәр мәктәбенә йөреп, 11 нче сыйныфта укучы егет: «Шәһәрдә укуның уңай яклары шунда: монда яшьтәшләрең һәм кызыклы кешеләр күбрәк. Буш вакытта кинога яки тагын берәр җиргә барып, ял итеп кайтырга була. Укытучылар да, сыйныфташлар да көчлерәк. Ләкин, әгәр дә монда туганнарың булмыйча, үзең генә торасың икән, фатир өчен арендага түлисе дә бар. Әти-әнине дә сагындыра. Гомумән, шәһәрдә уку шактый гына акча сорый».

Нацибуллина Айзилә, 9 нчы сыйныф укучысы, Казан: «Шәһәрдә үзеңне үстерү өчен күп кенә чаралар бар. Ләкин монда татар телендә аралашу бик аз. Укучылар арасында депрессиягә бирелү бик еш очрый. Ә болай, мөмкинлегем булса, мин чыгарылыш сыйныфларны авылда укырга теләр идем. Ничек әйтим, анда укуы да җиңелрәк, проблемалар да азрак, укытучылар да балаларны күбрәк аңлый кебек тоела миңа».

Ибраһимова Алинә, музыка укытучысы, Алабуга: «Минемчә, авылда укучыларның барысы да мәктәпне алтын медальгә  тәмамларга тиеш!!! Чөнки анда балаларга игътибар күбрәк, һәр нәрсәне җентекләп аңлаталар. Сыйныфларында 5-6 укучы гына, шуңа күрә балаларның барысы да отличник булырга тиештер ул».

Йосыпова Алсу, физика һәм информатика укытучысы, Кайбыч районы: «Әгәр 21 яшьлек чагым булса, шәһәрдә калырга ризалашкан булыр идем. Ә хәзер миңа бик күп акча тәкъдим итсәләр дә, авылдан китмәс идем. Чөнки мин андагы тавышка, транспортка ияләшә алмам кебек. Ә авылда тыныч тормыш, саф һава, автобусларда йөрисе юк. Шәһәр кешеләре өйләрен, машиналарын бикләп, саклап кына йөриләр, ә монда ышаныч күбрәк. Авылда аралашу да җиңелрәк, тимер ишек артында дүрт стена белән әйләндереп алынмагансың, рәхәтләнеп йөри, сөйләшә аласың. Мин авылда яшәү яклы. Ләкин үзегез, укып бетергәч, авылга эшкә кайтмагыз. Монда эш тә, авылның киләчәге дә юк!»

Минем сыйныфташларым фикеренчә, авылда уку яхшырак. «Монда укытучылар да игътибарлырак, дуслар да күбрәк, урамда йөрергә дә куркыныч түгел, чиста ризык ашыйбыз», – диләр алар. Тик шулай да Фәннур исемле сыйныфташым авыл мәктәбеннән бик үк канәгать түгел икән. Имеш, монда кызлар аз. (Кемгә нәрсә инде!)

Шулай итеп, кайсысы яхшырак булды соң инде? Минем аргументларым буенча, авыл мәктәбе җиңде. Ә сораштыруда фикер икегә бүленде: кемгәдер – авыл, кемгәдер шәһәр мәктәбе күбрәк ошый. Ләкин тегендә дә, монда да плюсларны һәм минусларны без үзебез куябыз бит. Димәк, барысы да үзебездән генә тора.

Айзилә Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев