Логотип Идель
Бу – тема!

АВОКАДО САЙЛАУ СЕРЛӘРЕ

Соңгы вакытта бөтен кеше авокадо ала, авокадо ашый. Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен ул аеруча файдалы икән. Нәрсә ул авокадо? Аның файдасы нидә? Авокадоны ничек дөрес итеп сайларга? Өлгереп җитмәгән очракта нишләтергә?

Нәрсә соң ул авокадо? Файдасы нидә?

Авокадо – гел яшел төстә була торган үсемлек. Ул Бразилия, Африка, Израильдә үсә. Авкокадо файдалы матдәләр бик бай. Аның составында витаминнар, минераллар, микроэлементлар, майлар бар. Мәсәлән, олеин кислотасы холестерин белән көрәшә, майларны тарката. Шулай ук әлеге җиләк-җимеш марганец, бакыр, тимер дә күп.  Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен ул аеруча файдалы. Чөнки андагы матдәләр башны эшләтә, хәтерне яхшырта, мәгълүматны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә.

Авокадоны ничек дөрес итеп сайларга?

1. Тотып карагыз. Аның өлгергәнлеген белү өчен тотып кару да җитә. Ул йомшак булырга тиеш. Таш кебек каты булса, авкокадо әле өлгермәгән дигән сүз. Артык йомшак булса да яхшы түгел: инде чери башлаган булырга мөмкин.

2. Җимеш сабагы урнашкан урынга игътибар итегез. Чыгып  торган сабагын алып аткан урын нинди төстә? Өлгергән авокадода ул саргылт яки коңгырт төстә була.  Инде өлгереп җитмәгән җимеш ачык яшел, бозыла башлаганында караңгы төстә.

3. Кабыкның төсенә игътибар итегез. Кабыкның караңгы яшел төстә булуы - аның өлгергәнлеге билгесе. Кайчак кабык шәмәхә яки кара төстә булырга мөмкин.  Калифорния авокадосы яки “хасс” сортлы авокадо өчен бу табигый хәл: алар, гадәттә, кара яки шәмәхә төстә була.Әгәр кабык ачык яшел төстә булса, димәк, ул әле өлгермәгән. Тик чыгарылмалар да бар: «фуэрте» яки «зутано» исемле сортларның кабыгы алар өлгергән очракта да яшел килеш кала.

4. Кабыкның торышына күз салыгыз. Авокадода киселгән, черегән һәм башка зарарланган урыннар булмаска тиеш.

Авокадо тизрәк өлгерсен өчен аны нишләтергә? Лайфхаклар.

Өлгермәгән авкадо сатып алган очракта да моңаерга сәбәп юк.  Чөнки әлеге җиләк-җимеш өй шартларында да өлгерә ала. Аңа бераз ярдәм генә итәргә кирәк. Өлгерү процессын тизләтү өчен берничә лайфхак тәкъдим итәбез.

1. Авкокадоны бүтән җиләк-җимешләр янына куегыз.  Мәсәлән, аны банан яки алма белән бергәләп кәгазь капка салып куярга һәм бүлмә температурасында сакларга була. Банан һәм алма этилен газы бүлеп чыгара, ә ул авокадога тизрәк өлгерергә ярдәм итә. Ә кап бу газның читкә китмәвен тәэмин итә.

2. Авокадоны җылы урынга куегыз. Авокадоны кәгазьгә яки газетага төрегез дә җылы урынга (мәсәлән, батеряга) куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев