Логотип Идель
Бу – тема!

АВГУСТ - СЫНАТМА, ЗИНҺАР!

Җәйнең соңгы аена аяк басарга күп вакыт калмады. Август, нинди булырсың син? Һава торышы белән таныша торыйк һә-әәә-әм... август аен булса да йоклап уздырмас өчен нәрсә эшләячәгебезне бергәләп барлыйк.

Август аенда һава торышы 17-18 градус булыр дип көтелә, явым-төшем күләме 60 мм булыр дип фаразлана. Димәк, Тукаебыз әйткәнчә, салкын да, эссе дә түгел, урта һава булачак. Һәм бу искиткеч! Җәй буена сузып йөргән эшләреңне эшләргә, киләсе җәйгә кадәр күңелне җылытып торачак хатирәләр булдырып калырга ашык! Димәк, киттек!

1. Туйганчы карбыз аша. Кышның салкын кичләрендә бу ашата да, эчертә тә торган җимешне таба алуың бик шикле.



2. Җиләк-җимешләрне шулай ук ашап калырга ашык, әниең, әбиең белән дару үләннәре җый, аларны кышка киптер.

3. Иртән йөгерә башла. Шундый итеп чаба башларсың, көзен дә, хәтта кышын да туктый алмассың. Ә син иртәләрен табигатьнең нинди гүзәл икәнлеген беләсеңме?!

4. Әти-әниеңне, эне-сеңелләреңне, абый-апаларыңны иярт тә, алар белән табигатькә чык. Бергәләп ял да итәрсез, саф һава да суларсыз.

5. Фотоаппарат һәм китап алып авылда булсаң, урман, су буе тирәсенә, шәһәрдә булсаң, берәр паркка бар.



6. Бер көн Интернетсыз яшәп кара. Вакытның синең белән түгел, ә синең вакыт белән идарә итүеңне аңларсың.

Һәм әлбәттә инде һәр туар көнгә шатлан, аны елмаеп каршы ал һәм озат. Көн дәвамында бер генә файдалы эш эшләмәсәң дә, үзеңне сүгәргә ашыкма, сәгатькә кара: әле киләсе көнгә кадәр син әллә ниләр эшләп өлгерәчәксең. Киттекме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев