АУТИСТЛАР – ДӨНЬЯГА БАШКА КҮЗЛЕКТӘН КАРАУЧЫЛАР
Әлеге авыруга атама бирелгәнгә инде дистә еллар үтсә дә, аның килеп чыгышы, механизмнары һәм башка бик күп үзенчәлекләре сер булып кала бирә. Аңлатып булмаслык гаҗәеп сәләтләргә ия кешеләр башкалар белән ничек аралашалар? Сүз дөньяга башка күзлектән караучылар – аутистлар турында.
Кайчан һәм ничек билгелиләр?
Аутизмны билгеләгән вакытта, бер симптомга гына таянып эш итү җитми – әлеге тайпылыш өчен хас триаданың булуы зарур. Беренчедән, аутистларда аралашу үзенчәлекләренең бозылуы күзәтелә. Үзеңнән кала башка кешеләрнең дә хис-кичерешләре, ният-теләкләре барлыгын кабул итү ментализация дип атала. Аутистларның андый өстәмә иҗтимагый хис-тойгылары юк диярлек. Икенчедән, аларга кызыксыну өлкәләренең чикле булуы һәм һәрдаим кабатланып торган бертөрле хәрәкәтләр, эшләр хас (бу күренешне стимминг дип атыйлар). Өченчедән, сөйләшүнең бозылуы һәм уен вакытында иҗади өлешләрнең булмавы. Аутист башваткычны мизгел эчендә чишә алырга мөмкин, әмма уенчыклар (мәсәлән, чәй эчертеп уйнау) аларда бернинди дә кызыксыну уятмаячак. Аутизм дәваланмый!
Уеннар аша – хакыйкатькә
1985 елда уен рәвешендәге бер тәҗрибә – «Салли һәм Энн тәҗрибәсе» уйлап табыла. Аның ярдәмендә аутистик тайпылышлары булмаган кешеләрнең инстинктив рәвештә иҗтимагый бәйләнешләрнең бар нечкәлекләрен дә отып алуларын аңларга мөмкин.
Уенның шартлары: иң элек баланы ике курчак – Салли һәм Анна (Энн) белән таныштыралар. Бер үк бүлмәдә утыручы Саллиның – кәрҗине, ә Аннаның тартмасы бар. Салли кәрҗиненә шар яшерә дә бүлмәдән чыгып китә. Бу вакытта Анна исемле курчак – Саллиның кәрҗиненнән шарны алып, аны үзенең тартмасына күчереп куя. Салли яңадан бүлмәгә керә һәм шар белән уйнарга тели. Балага сорау бирелә: «Салли шарын кайдан эзләячәк?» Тайпылышы булмаган бала әлеге сорауга: «Кәрҗиннән», – дип җавап бирә. «Ник?» – дип сорасак: «Чөнки Салли шарын кәрҗингә яшергән иде, һәм ул Аннаның шарны күчереп куйганын белми», – дип җавап кайтарыр иде. Балалар Саллиның шарны башка җирдән түгел, ә үзе яшергән урыннан гына эзли алуын бик яхшы аңлыйлар. Күбебез башка кешеләрнең дә үз уйлары, теләкләре һәм ниятләре барлыгын белә, ментализация шуннан гыйбарәт тә инде. Ә тайпылышы булган бала исә: «Тартмадан», – диячәк. Аңа шарның кайдалыгы турында уйлау түгел, ә хакыйкатьтә кайда булуы мөһим. Аның өчен башкаларның да үз уйлары, хис-кичерешләре барлыгына төшенү мөмкин түгел диярлек.
Даһилар – савантлар
Аутистик тайпылышы булган кешеләрнең 10 %ы гаҗәеп сәләтләргә ия. Андый аутистларны савантлар дип атыйлар (французча savant – галим). Музыкаль савантлар – искиткеч музыкаль сәләтләргә ия, әмма еш кына интеллектуаль яктан һәм сөйләмнәрендә тайпылышлары булган кешеләр. Алар тонның югарылыгын искиткеч итеп билгелиләр, музыкаль хәтерләре дә сокландыра. Шулай ук бер дә көтелмәгән осталыклары да ачыклана: мәсәлән, көй язган вакытта, алар еш кына импровизациягә биреләләр.
Аутизм күренешенең төрледән-төрле булуын да аңларга кирәк. Без абруйлы университетларда хезмәт итүче аутизмлы математика профессорларын, шул ук вакытта хәтта сөйләшә дә алмаган яисә интеллектлары түбән дәрәҗәдәге аутистларны да очрата алабыз. Гомумиләштерү белән бик сак булырга кирәк.
Дистә еллар дәвамында әлеге үзенчәлекле кешеләр турында бихисап мәгълүматлар тупланды, әмма җавапсыз калган һәм яңа туган сораулар да күп. Ләкин шуны төгәл итеп әйтергә мөмкин: аларның дөньясы турында күбрәк белгән саен, без үз дөньябызны тагын да яхшырак аңлый башлыйбыз.
Сәрбиназ ШӘЙХЕЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев