Логотип Идель
Бу – тема!

«АУЛАК ӨЙ – КӨРӘШ» БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ: РЕПОРТАЖ

28 февраль көнне Казанның 18нче гимназиясендә «Аулак өй – көрәш» проектының финалы һәм бүләкләү тантанасы узды. «Аулак өй – көрәш» проекты халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерүне максат итеп куя. Мәктәп укучылары татар әдәбияты буенча белемнәрен дә тикшерделәр.

Финал ярышларында 4 команда көч сынашты: Балык Бистәсе районының «Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе», Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «5нче гимназия»се, Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе», Чуваш Республикасы Комсомол районы «Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбе».

Жюри әгъзалары арасында Гөлия Хаматгалиева, Рәнис Әхмәтшин, Раиф Зиннәтуллин, Алия Шәймөхәмәтова, Дания Сәләхова бар иде.

Ярыш башланганчы җирәбә уйнатылды һәм үзара көч сынашачак парлар билгеләнде. Һәр команда үз исемнәре, девизлары һәм команда әгъзалары белән таныштырудан башлап җибәрде. Ярыш 4 бәйгедән торды.

Беренче бәйгедә катнашучылар «туралган» шигырь сүзләрен дөрес тәртиптә төзергә һәм авторын әйтергә тиеш иде. Икенчесендә һәр команда алдан әзерләп килгән йоланы күрсәтте. Өченче бәйге «Йөзек салыш» уены иде. Бәхете елмайган һәр катнашучыга сынау әзерләнгән иде. Кемгәдер – жырларга, кемгәдер – биергә, шигырь сөйләргә яки гади бер сорауга жавап бирергә туры килде. Һәм соңгы бәйге – «Кемнең миллионер буласы килә» уены иде.

Бу ярышта беренче урынга Чуваш Республикасы Комсомол районы «Урмай урта гомуми белем бирү мәктәбе» лаек дип табылды. Балык Бистәсе районының «Олы Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе» исә Гран-прига лаек булды һәм «Сәләт» лагеренә путёвка белән бүләкләнде. Ә икенче урынны ике команда – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «5нче гимназия»се һәм Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары бүлеште.

Чарада катнашучылар да бу ярышның хәзерге заман яшьләре өчен никадәр кирәклеге, аны ничек әзерләнеп көтүләре турында сөйләде. 5нче гимназия укучылары  Газизова Фәридә (9 сыйныф) һәм Габдуллина Илүзә (11 сыйныф) дә үзләренең хисләре белән уртаклашты

«Без бу ярышта инде икенче ел катнашабыз. Әзерләнү бик авыр булмады, әзерлек өчен ай ярым вакытыбыз киткәндер. Әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, төрле уеннарны өйрәндек, китаплардан укыдык. Ярышның темасы алдан билгеле булгач, Муса Җәлил турында да  бик күп укыдык, шигырьләрен өйрәндек. Шуңа бу ярышка без үзебезнең көчебезгә, белемнәребезгә ышанып килдек».

Минзәлия Вәлиева, Зөһрә Шәрипова

Фотолар – «Татар-информ мәгълүмат агентлыгы» һәм язма авторларыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сәрия Закирова оештырган бу бәйге мең яшәсен! Бөтен Татарстан балаларын иҗатны хөрмәтләргә, әдәбиятебезнең асылларын белергә, танырга, сакларга ярдәм итә!Рәхмәт Сҗрия ханым!