Логотип Идель
Бу – тема!

АУДИТОРИЯ АЛДЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАГАНДА БУЛА ТОРГАН ТӨП ХАТАЛАР

Уку елы дәвамында мәктәп укучыларына һәм студентларга еш кына аудитория алдында чыгышлар ясарга туры килә. Ләкин чыгыш вакытында һәрбер кеше дулкынланырга һәм хаталар җибәргәнен сизми дә калырга мөмкин. Язмада аудитория алдында чыгыш ясаганда була торган төп ялгышлыкларны санадык. Үз чыгышыңны файдалы һәм истә калырлык итәргә теләсәң, аларга колак сал.

Докладны кәгазьдән уку

Моннан да күңелсез һәм кызык түгел тагын нәрсә бар икән? Кәгазьдән укучылар укытучылар арасында да җитәрлек. Гадәттә, аларның паралары иң күңелсезе. Кәгазь турында оныт. Барысын да үз сүзләрең белән сөйләргә өйрән. Шундый очракта аудиториянең игътибары синдә генә булачак. Моның өчен яхшылап әзерләнергә кирәк.

Тыналышсыз сөйләү

Чыгыш ясаучы паузалар ясамый, тиз-тиз сөйли икән, аудитория аны тыңламаячак. Чөнки чыгышыңны башкалар «бла, бла, бла» дип кенә кабул итәчәк һәм бернәрсә дә истә калдырмаячак. Җиңел булсын өчен, чыгыш алдыннан кәгазьдә үк паузаларны билгеләп куй.  

Артык күп ишарәләр куллану

Ишарәләр чыгышка ярдәм итә. Әмма артык күп булса, бар нәрсә дә зыянлы. Артык кулларны селтәү сүз таба алмаганда барлыкка килә. Бу исә башкаларга синең дулкынланганыңны, үз-үзеңә ышанычың җитмәүне күрсәтә. Мондый гадәттән котылырга көзге каршына басып репетиция ясау булыша. Чыгышың язылган кәгазьне кулыңа тотмаска тырыш, аны үз алдыңа куярга мөмкин.

Кычкырып һәм мәгънәсез сөйләү

Мондыйлар бөтен җөмләдән соң да өндәү куеп сөйли.  Андый чыгышларда еш кына фикерләр агымы барлыкка килә, структура юк, фактлар аз, чыгыш ясаучының аудиториягә нәрсә җиткерергә теләве аңлашылмый. Әгәр дә мондый проблема синдә дә бар икән, үз сөйләмеңә фактлар, кирәк булса саннар, кагыйдәләр яки формулалар өстәргә була.

Интерактив үткәрмәү

Кеше игътибарын озак үзеңә җәлеп итеп тору бик авыр. Бер 7-10 минуттан соң, гадәттә, аудитория арый, авыз ача, янындагы күршесе белән сөйләшә башлый. Мондый очракта аудиториягә үзең турында искә төшерергә кирәк. Әйтик, тыңлаучыларга берәр сорау биреп кара, экранга кызыклы слайд чыгар. Син аудитория белән элемтәдә булырга тиеш, шуны онытма.

Уңайсыз кием кию

Безне мәктәптән үк чыгыш ясаганда матур һәм рәсми итеп киенергә кирәк дип өйрәтәләр.  Туры килсен дип, күпләребез уңайсыз кием сайлый. Ә аннан чыгыш ясаганда барлыкка килгән дулкынлану үзебезгә булган ышанычны да киметә. Шуңа күрә, әгәр дә син көндәлек тормышта бер дә үкчәле аяк киемнәре киеп, галстуклар тагып өйрәнмәгән булсаң, бу ниятне читтә калдыр. Чыгыш вакытында, аеруча диафрагмаң өлкәсендә, сиңа бернәрсә дә комачауларга һәм фикерләреңне читкә юнәлтергә тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев