Логотип Идель
Бу – тема!

АНЫ КҮБРӘК ЯРАТАЛАР ЯКИ ӘТИ-ӘНИ МӘХӘББӘТЕ ӨЧЕН КӨРӘШ

Әти-әни сине тынычландырырга тырыша: икегезне дә тигез яраталар, имеш, ә чынлыкта юк. Аңа гел яхшысы эләгә: уенчыкның яңасы, шоколадның зуррагы, хәтта машинадагы урынның да – иң уңайлысы, тәрәзә янындагысы. Син туңдырма сорасаң, алмыйлар. Еласаң, үскән кыз/егет еламый, кечкенә калырсың әле дип өркетәләр. Ә ул сораса, юк димиләр. Кыскасы, әти-әни аңа сүз тидерми, тавыш чыкса, гел сиңа эләгә. Әлбәттә, ул бит гаиләбезнең иң кадерлесе. Аны күбрәк яраталар...

Кемгә генә таныш түгел икән бу ситуация? Әти-әни мәхәббәте өчен көрәш – иң беренче һәм иң авыр сынаулардан. Әти-әни һәрвакыт тигез ярата дияргә ашыкмагыз! Бүген махсус иң көнчеләр һәм кыерсытылганнар өчен психолог абый-апалар кайбер серләрне ача: ничек үзеңне ныграк яраттырырга, ничек көнче туган белән аралаша башларга, әти-әни игътибарын ничек яуларга? Ә хәзер кайбер хатларга күз төшереп ал:

 * * *

Энекәшне әни миннән күбрәк ярата. Ул тугач та, мине оныттылар. Минем өй эшләремне беркем тикшерми, ә ул өчле алса, әни мәктәпкә йөгерә: «Ничек инде акыллылардан да акыллы улым өчле ала алсын? Бу бер ялгыш булса кирәк!» Аңа «Айфон» алдылар, ә мин картаеп беткән «Самсунг» белән газап чигәм. Әлбәттә, яңа телефон 3 сыйныфта укыган балага кирәгрәк, ә 7гә күчкән «күсәк» җәен үзе эшләп алсын! Тавыш чыкса да, «күсәк» гаепле, чөнки аның яшүсмер чагы, каны кайный, имеш. Юк, эш кан кайнауда түгел, ә әти-әниемнең хатасында. Алар безне аера, алар мине яратмый. Ул берәзгәгә абый буласым килми.

Айдар Нуриев, Казан шәһәре, 17 яшь

 

 * * *

Абый безнең өйдә – герой. Ул Казанда укый. Әни атна буе аның кайтуын көтә. Иң тәмле ризыкларны пешерә, иң кыйбатлы конфетларны өстәлгә куя. Ә безгә гел бер үк сүзләр: тимә, башта абыең алсын, абыең кебек булырга кирәк, абыеңны оятка калдырасыз инде... Абый отличник булмаган, без дә ударниклар, ә әни гел нидер таләп итә. Аңа сезон саен яңа кием алалар, ә безгә аннан калганны киеп бетерергә. Абый безне кайткан саен орыша, химфакка укырга керергә өнди, әти-әни исә аның яклы, безнең кая укырга керергә теләгәнебезне сораган кеше дә юк.

Илгиз һәм Илдар Таҗиевлар, 18 яшь


Ә сезгә бу үрнәкләр таныш кебек тоелмыймы? Әгәр сез җавабыгыз «әйе» икән, әлеге киңәшләргә күз салмый калмагыз! Чөнки психологларыбыз үзләре дә сезне яхшы аңлый: берсе – үз гаиләсендә апа, икенчесе исә – энекәш.

Эльза Исмәгыйлова, психолог, гаиләдә иң олысы, апа кеше:

ЭНЕКӘШ-СЕҢЕЛКӘШЛӘРГӘ!

Кадерле дустым! Гаиләнең нәни куанычы! Үзе дә апа булган психолог сиңа нинди киңәш бирә алсын инде дип уйлыйсыңдыр. Юк, үгетләргә дә, үз фикеремне сөрдереп, олыларны акларга да җыенмыйм. Бары тик ситуациягә башкача карарга ярдәм итәсем килә.

Иң элек бер сорауга бавап биреп кара: абеңның/апаңның кайсы сыйфаты сиңа ошап бетми һәм, синеңчә, нигә ул үзен шулай тота?

Иң еш бирелгән җаваплар – кызып китүчәнлек һәм үчекләү, гел әмер бирү, әти-әни каршында сине гаепле итеп күрсәтергә тырышуы.

Беренчесеннән башлыйк: кызып китүчәнлек, үчекләү

Абыең/апаң шул рәвешле үз статусын якларга тырыша. Белә торып, сиңа начарлык эшләргә, сине үпкәләтергә тели! Нигә шулай килеп чыга, дисеңме? Абыең/апаң сезнең икегез өчен дә җаваплы. Бер-бер хәл була калса, ул гаепле булып калачак. Шуңа да вакыт-вакыт сиңа үз «куәтен» күрсәтеп ала. Әти-әниләр исә, гадәттә, берни дими. Ике юл белән котыла аласың: йә аның бу кыланышларына игътибар итмисең һәм килешәсең, йә бар җаваплылыкны үз өстеңә аласың. Бу очракта инде гаиләнең иң олысы ул түгел, ә син буласың. Әти-әниең дә бар эшне сиңа йөкләячәк. Өлкән туганың нәрсә теләсә шуны эшләячәк, ә сиңа исә барысы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Әзерме син моңа? Ныклап уйлап кара.

Икенче җавап – әмер бирү

Нигә өлкән туганың сиңа әмер бирә? Сәбәбе – аның туплаган тәҗрибәсе. Ул синнән өлкәнрәк, кайбер әйберләрне күргән, белә, син ясарга теләгән хаталарны ясаган, ә синең исә хата ясавыңны теләми. Үзеңчә эшләп, тагын бер тапкыр хаталана аласың. Йә булмаса, аңа буйсын – кайсын сайласаң да, синең эш. Ничек диләр әле, акыллы – үз хаталарында, зирәк башкаларның хатасында өйрәнә, ә юләр исә һич өйрәнми. Үпкәләгәнче ныклап уйла, бәлки, апаңның/абыеңның киңәшләре чыннан да файдалыдыр?

Өченче җавап – әти-әни каршында сине гаепле итеп калдырырга тырышу

Нигә кирәк инде дисеңме? Әлеге ситуациянең барлыкка килүенә сезнең бер дәрәҗәдә булырга тырышуыгыз сәбәп. Әгәр икегезнең дә тигез була алуыгызны син дәлилли башлагансың икән, гаеп синдә. Әгәр өлкән туганың сезне тигез итеп күрә икән, бу очракта син аңа үзен олырак, тәҗрибәлерәк итеп тоярга ярдәм ит. Шул вакытта барысы да үзгәрер һәм абыең/апаң белән мөнәсәбәтләрегез яхшыга үзгәрер. Әгәр ул олырак икән, бу аңа синең ярдәмең кирәкми дигән сүз түгел! Димәк, барысы да синең кулларыңда!

Георгий Махмудов, психолог, гаиләдә иң кечесе, энекәш:

АБЫЙ-АПАЛАРГА!

«Кадерле абыем/апам! Син мине аңласаң икән...» Һәр сеңелкәш/энекәш абый-апалары дөньясында яшәргә хыяллана. Сез олырак, сез үрнәк тә, терәк тә безгә! Шуңа да сезгә охшарга тырышабыз: көчле, акыллы, мөстәкыйль буласыбыз килә. Сезгә теләгәнегезне эшләү мөмкинлеге бирелгән, без кечеләргә барысы да тыела. Ә бу тигезсезлек исә үпкә һәм ачу хисен уята.

Олы абый-апалар! Кече энекәш-сеңелкәшләргә сезнең игътибарыгыз, аларга булган ышанычыгыз кирәк. Чөнки аларның эчендә ике хис көрәшә: сезгә булган ярату һәм сезнең мөстәкыйльлектән көнләшү. Авыр чакта бер-берегезгә якынрак булыгыз, шул вакытта гына ярату көнләшү һәм үпкәне җиңә алыр. Кайбер ситуацияләрдә сез өстенрәк чыгасыз, чөнки тәҗрибәгез бар. Сезнең янда ул үзен кирәксез хис итә башлый. Кыскасы, гаугадан котылу өчен юл бирә белергә дә кирәк. Әгәр энекәш/сеңелкәш нәрсәнедер эшли белмәсә, ашыгып, аның өчен эшләп куймагыз. Ә киресенчә, үз көчләрен сынарга мөмкинлек бирегез. Ярдәм һәм киңәшләрегез белән булышыгыз. Кыскасы, абый-апа булу авыр, ләкин барысы да сезнең кулда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев