Логотип Идель
Бу – тема!

АШЫЙ ТОРГАН... ВАЛЕНТИНКА!

Валентинка белән "тамак туймый". Ә ашыйсы һәрвакыт килә:) Мәзәктәге кебек! Чыннан да, бәйрәм бәйрәм белән, тик ашауны да онытырга ярамас. . Шуңа да сиңа ике куянның койрыгын берьюлы тотарга тәкъдим итәбез! «Сарык та тук, бүре дә исән», диләрме әле? Бу очракта сарык та, бүре дә юк. Киресенчә, үзең дә тук, сөйгәнең дә шат! :)

1. Роллылардан – валентинкалар




Татарстанда суши һәм роллар бик популяр ризык. Әни-әбиләрнең өчпочмакларыннан соң икенче урында япон кухнясы алып торадыр. Роллыларны үз кулларың белән ясап та була. Моның өчен дөге, суүсемнәр, балык яки яшелчә һәм роллыны төрер өчен махсус такта кирәк. Ризыкның почмакларын йөрәк итеп бөгеп куйсаң, менә сиңа – валентинка.

2. Сосискадан – йөрәк




Хәтта сосискадан да валентинка «әмәләп» була! Чынлап! Пешерергә иренсәң, «ИКЕА» бистросыннан хот-дог сатып аласың да, йөрәк ясап куясың. Чыгымнарың минималь була.

3. Җиләкле валентинкалар




Аллага шөкер, кыш булуына карамастан, җиләкне гадәти супермаркетлардан да табып була. Нәкъ йөрәккә охшаган, үзе кызыл, үзе матур җиләкнең очларына әз генә «дөреслисең» дә, десерт яки мюсли өстенә куярга менә дигән ингредиент. Җитмәсә, аны суга салып катырып та була. Романтика инде менә!


4. Бәрәңгедән йөрәк чыга!




Өйдә бәрәңге булса, яшәп була, диләр. Ә студентлар икенче икмәктән башка бөтенләй тора алмый. Кыздырып та карый, пешереп тә. Шул кыздырылганына бераз «стилист» куллары белән кагылсаң, бәрәңгедән дә валентинка ясап була алганына үзең дә шаккатырсың!

5. Гадәти йомырка тәбәсе – валентинка




Бер телем ипинең йомшагын йөрәк формасында кисеп аласың да шуңа йомырка саласың һәм табада кыздырасың. Пешеп чыккач, менә дигән йомырка-валентинка килеп чыга.

6. Пешкән йомыркадан – йөрәк




Инструкцияне төгәл үтәсәң, менә дигән аклы-сарылы йөрәк иклеп чыга.

7. Иң яхшы бүләк – йөрәкле кекс




Баллы яратмаучылар сирәктер. Шоколад, конфет, печенье, зефир, кекс. Стоп! Валентинка ясау өчен нәкъ менә кекс кирәк безгә. Аны урталайга бүләсең һәм хоп – эчендә кып-кызыл йөрәк. Романтикларга бу серле «квест» аеруча хуш килер.

8. Карбыздан да йөрәк чыга!




Карбыз сезоны инде күптәннән артта калса да, безне зур-зур гипермаркетлар коткарыр. Аның җиләк-җимеш киштәләрендә кокос һәм башка экзотик җимешләр янында кечкенә карбызларны очратырга мөмкин дә инде. Бәясе августтагыдан күпкә кыйбатрак. Шуңа үзең белән акчаңны чамалап ал.

9. Алмалы валентинка




Хәтта гадәти алмадан да йөрәк ясап була. Моның өчен бары тик азык-төлек буягычы кирәк була. Яшел алмага кызыл төстәге буяу сиптерсәң – артыгын тырышырга кирәкми дә.

14нче февральгә яраткан кешеңне бүләксез калдыру үзеңә үк начарлык белән кире кайтырга мөмкин:) Шуңа да ахырын уйлап эшләп, һичьюгы без тәкъдим иткән ашый торган валентинкалар бүләк ит. Үзең дә тук, сөйгәнеңә дә күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев