Логотип Идель
Бу – тема!

АШЫГЫЧ ХӘБӘР! БДИ КӨННӘРЕ ҮЗГӘРДЕ!

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 2020 елда узачак БДИның төгәлләштерелгән расписаниесын хәбәр итте. 29нчы һәм 30нчы июньдә чыгарылыш сыйныф укучыларыннан башка гына имтиханнар тапшыру процессын тикшереп карау булачак. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларыннан башка гына узачак. Бу БДИ тоткарлыкларсыз узсын өчен, укучылар аудиторияләрдә үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен кирәк. Ә 3нче июльдән чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында имтиханнар башланып китәчәк:

3 июль – география, әдәбият, информатика

6, 7 июль – рус теле

10 июль – математика (профиль)

13 июль – тарих, физика

16 июль – җәмгыять белеме, химия

20 июль – биология, чит телләр (язма өлеше)

22, 23 июль – чит телләр (телдән бирү өлеше)

Өстәмә (резерв) көннәр 24нче июль (рус теле һәм чит телләрдән кала барлык фәннәр өчен) һәм 25нче июльгә (барлык фәннәр өчен) каралган.

Мөһим сәбәпләр аркасында июль аенда имтиханнар тапшыра алмаячак укучылар өчен августта өстәмә вакыт биреләчәк. Август аена имтиханнар расписаниесы катнашучылар югары уку йортларына документлар тапшырырга җитешә алырлык итеп төзелгән:

3 август – география, әдәбият, информатика, биология, тарих, чит телләр (телдән бирү өлеше)

5 август – рус теле

7 август – җәмгыять белеме, химия, физика, математика (профиль), чит телләр (язма өлеш)

8 август – барлык фәннәрдән дә имтиханнар тапшыру өчен өстәмә (резерв) көн.  

Фото РИА Новости сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев